Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә Сәяр Абязов истәлегенә турнир узды
Ярышларда дүрт команда көч сынашты.
Үткән атна ахырында “Алтын” универсаль спорт залы базасында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Чүпрәле җирле бүлеге призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча районара турнир узды. Турнир волейбол буенча спорт мастеры, атказанган укытучы һәм тренер Саяр Абдулла улы Абязов истәлегенә багышланды.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Чүпрәле җирле бүлеге призына волейбол буенча турнир уздыру районда инде традициягә керде һәм 2007 елдан бирле үткәрелә.
Ярышларда Татарстанның Буа районы, Чувашия Республикасының Батырево районы командалары һәм безнең районның ике командасы көч сынашты.
Чарага Сәяр Абдулла улының бертуган абыйсы Эмиль Абязов, туганнары һәм якыннары да килгән иде.
Спортчы - волейболчыларны “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин җылы сәламләде. Үзенең чыгышы вакытында Алексей Егорович Саяр Абязовның районда спортны үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм барлык командаларга җиңел җиңүләр һәм матур уеннар теләде.
Эмиль Абязов абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты, Сәяр Абязов җитәкчелегендә районда волейбол буенча беренче спорт түгәрәге оештырылуы турында сөйләде һәм әлеге турнирда катнашучы барлык командаларга, турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Саяр Абдулла улының шәкертләре исеменнән Илдус Мөшәрәпов чыгыш ясады.
Уеннарны беренче булып Чүпрәле һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командалары башлап җибәрде. Аннан соң барлык командалар да бер-берсе белән түгәрәк системасы буенча уйнадылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Чүпрәле командасы беренче урынны яулады һәм турнирның күчмә кубогына ия булды, икенче урынга - Батырево районы, өченче урынга Буа районы командасы лаек булды.
Призлы урыннарны яулаган командалар “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Чүпрәле җирле бүлегенең Грамоталарына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар. Ярышларның судьясы Илдус Мөшәрәповка да турнир хөрмәтенә истәлекле бүләк тапшырылды.
Белешмә
Сәяр Абдулла улы Абязов 1939 елның 4 декабрендә Иске Чүпрәле авылында укытучы гаиләсендә туган, 1956 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаган һәм Казан педагогия институтының физкультура факультетына укырга кергән. Студент елларында бокс, волейбол, баскетбол, чаңгы ярышлары белән ныклап шөгыльләнгән. 1961 елда Совет Армиясе сафларына чакырылган һәм 1964 елга кадәр хезмәт иткән. Совет Армиясе сафларында бокс белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм бокс буенча спорт мастерына кандидат исемен яулый. Үз үлчәү категориясендә РСФСР призеры була. Демобилизациядән соң Свердловск өлкәсе җыелма командасында волейбол уйный һәм параллель рәвештә “Уралмаш” спорт клубында волейбол буенча тренер булып эшли, уенчы сыйфатында да, тренер сыйфатында да СССР чемпионатының күп тапкырлар призеры була.
1964 елда туган Чүпрәле районына кайта һәм Иске Чүпрәле урта мәктәбенә физик тәрбия укытучысы итеп билгеләнә. Монда ул 40 елдан артык эшли, спортчыларның берничә буынын тәрбияли. Аның укучылары спортның төрле төрләре буенча һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Спорт түгәрәкләре алып бара, төрле ярышлар үткәрә, иң яхшы спорт судьясы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев