Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә пенсионерлар һәм гаилә командалары шахмат уйнады

Турнирда төрле авыл җирлекләреннән пенсионерлар катнашты.

 

Үткән атнада район мәдәният йорты базасында шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика турнирының муниципаль этабы узды, ул физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.

Чүпрәле районында пенсионерлар арасында төрле спорт ярышлары уздыру инде яхшы традициягә әверелде. Өлкән буын кешеләре өчен бу үзләрен сынап карау гына түгел, ә очрашу, сөйләшү һәм яңалыклар белән уртаклашу өчен сәбәп тә булып тора. Спорт чараларында катнашучыларның саны ел саен артуы сөендерә.

Шахмат буенча турнирда районның пенсионер-шахматчылары, шулай ук Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Афанасьевлар гаиләсе: бабасы, әбисе, киленнәре һәм оныгы катнашты. Әлеге турнирның үзенчәлеге шунда ки, бу чара буыннар бәйләнешен колачлады.

Турнирда катнашучыларны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов, РФ Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Дилүзә Азизова җылы сәламләделәр.

Турнирны ачып, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов барлык пенсионер-ветераннарга район тормышында актив катнашулары, шахмат кебек спорт төрен популярлаштырулары өчен рәхмәт белдерде, турнирда уңышлар теләде.

Турнирда төрле авыл җирлекләреннән пенсионерлар катнашты. Ярышлар барышында җиңүчеләр билгеләнде.

Шахмат буенча хатын-кызлар арасында район үзәгеннән Шамилә Федоровага тиңнәр булмады, ул 1 урынны яулады. Алена Афанасьева - 2 урын, Людмила Афанасьева - 3 урын.

Шулай ук, Афанасьевлар гаиләсе командасы призлы беренче урынны яулады. Ә иң яшь катнашучы дип Артем Афанасьев танылды.

Шахмат буенча ир- атлар арасында: Ирфан Вәлиуллин 1 урынны, Вячеслав Матвеев 2 урынны, Иван Исаев 3 урынны алды.

Барлык призерлар да Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Грамоталары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр. Шулай ук әлеге турнирның судьясы Ханбик Камалов та истәлекле бүләккә лаек булды.

Артем Афанасьев, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан, турнирның яшь катнашучысы:

- Шахмат уйнарга мине бабам өйрәтте. 5 яшемдә мин инде шахмат уйный белә идем. Бу уен миңа бик ошый. Безнең гаиләдә бабай ,әби, әни һәм әти - без барыбыз да шахмат уйныйбыз. Һәм безнең мәктәптә шахмат түгәрәге бар, анда да шөгыльләнәм, бер-беребез белән уйныйбыз. Шахмат уйнау мине авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, характерымны ныгыта, миңа укуда да ярдәм итә.

Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Афанасьевлар гаиләсе командасы 9 апрельдә Буа шәһәрендә узачак турнирның зона этабында безнең Чүпрәле районы данын яклаячак. Аларга турнирның зона турында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев