Чүпрәледә МХО каһарманнарның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә МХО каһарманнарның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Чарада геройларның әти-әниләре, балалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьармиячеләр, оешма вәкилләре катнашты.

Чарада геройларның әти-әниләре,  балалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьармиячеләр, оешма вәкилләре катнашты.

–Бүген райондаш ир-егетләребез Ватаныбыз чикләрен саклый. Безнең хәрбиләребез, сезнең улларыгыз–чын геройлар, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

 Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Радик Төхфәтуллин ир-егетләрнең бурычы һәрвакыт илебезне, гаиләсен саклау икәнлеген ассызыклады. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

Чарада райондашыбыз Николай Васильевич Калашников шәхсән катнашты. Аңа «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале тапшырылды.

Бу көнне, шулай ук, Россия Федерациясе Президенты Указы белән Алешкин-Саплык авылыннан Никита Борисович Кудряшовның (үлгәннән соң) II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре әти- әнисенә: Ирина Васильевна һәм Борис Васильевич Кудряшовларга тапшырылды.

Иске Чүпрәле авылыннан Илнур Дәүләтҗан улы Яфизовның (үлгәннән соң) «Батырлык өчен» медален кызы Динә һәм әти-әниләре кабул итеп алды.

Батырларның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

–Улыбыз Никита гаиләдә дүртенче бала. Абыйсы, кияүләр дә хәрбиләр. Бәлки шуңадыр да хәрби хезмәтенә мәхәббәте көчле булды. Армия хезмәтеннән соң, Владивостокка хезмәтен дәвам итәргә юл алды. Шуннан махсус хәрби операция өчен кирәк яраклар ташыды. Хезмәтен яратып башкарды. Әнисенә дә һәрвакыт:”Тыныч булыгыз, мин сезне саклыйм”,-дия иде. Бала югалту авыр. Бик юксынабыз улыбызны,-ди Борис Калашников улы туырнда хатирәләрен барлап.

–Әти-әниләргә кайгы күрмәүләрен телибез. Егетләр исән-имин үз гаиләре янына кайтсыннар,-диделәр Илнур Яфизовның да әти –әнисе.


Нет комментариев