Чүпрәледә мини-футбол буенча район турниры узды
Турнирда районның 5 авыл җирлеге командасы һәм Ульяновск өлкәсенең Чеботаевка командасы катнашты.
Бөтенроссия физкультурниклар көнен бәйрәм итү кысаларында Иске Чүпрәле авылының универсаль спорт мәйданчыкларында (боз сарае һәм «Акчарлак» бассейны янында) мини-футбол буенча район турниры узды.
Ярышларда районның Иске Чүпрәле, Түбән Чәке, Зур Аксу, Чуваш Чүпрәлесе, Городище авыл җирлекләре командалары һәм күрше Ульяновск өлкәсенең Чеботаевка командасы катнашты.
Спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов җылы сәламләделәр. Алар барлык командаларга һәм җанатарларга районда мини-футбол кебек спорт төрен популярлаштыруда өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм командаларга матур уеннар һәм җиңүләр теләделәр.
Җирәбәдән соң уеннар башланды. Командалар ике: А һәм Б төркемнәренә бүленделәр. А төркеме командалары «Акчарлак» бассейны янындагы спорт мәйданчыгында уйнасалар, Б төркеме командалары боз сарае янындагы спорт мәйданчыгында көч сынаштылар. Ә ахырда командалар призлы 1, 2, 3 урыннар өчен уйнадылар. Әйтергә кирәк, командаларның һәркайсы көчле уенчыларны берләштергән иде, шуңа да уеннар бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Иске Чүпрәле авыл җирлеге командасы яулады, 2 урында — Түбән Чәке авыл җирлеге, 3 урынны (ике өченче урын) Городище авыл җирлеге һәм Чеботарев (Ульяновск өлкәсе) командалары бүлеште.
Алдан хәбәр итүебезчә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 11 августта «Чүпрәле» паркында, Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев