Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Матак авылы халкы урманда сәламәтлек сукмагы булдырган

Урман кочагындагы «Сәламәтлек сукмагы» Владимир Старшов һәм Валерий Ефрейторов инициативасы белән булдырылган

— Без кичен, өйдәге эшләрне тәмамлагач, урманга менәбез һәм бергәләшеп «Сәламәтлек сукмагы» буйлап атлыйбыз, сез дә килегез,-дигән иде миңа Матак урта мәктәбе директоры Марина Ивановна. Җурналист кеше ишеткәнен күрмичә тора алмас — кызыксынып янәдән юнәлдем Матак авылына.(элегрәк мәктәп турында язма әзерләргә килгән идем).

Ул көнне 30га якын матаклы каршы алды мине «урман авызында». Иң беренче күзгә ташланганы «Күпердән урманга кадәр 560 метр» һәм «Сәламәтлек сукмагы», урман аланына кадәр 2300 метр" дип язылган табличкалар булды.

Ул көнне һава да тыныч, җылы иде. Матаклылар белән бергәләшеп урман сукмагыннан атларга ризалаштым-ризалашуын, әмма башымда «соңгы вакытта әлләни җәяү дә йөрегәнем юк бит, сынатмам микән», дигән уй бөтерелде. 

Агачларның киң ябалдашлары астына кояш үтеп кермәгәнлектән, урыны-урыны белән кар эреп бетмәгән булса да, сукмактан атларга бик мөмкин. Юлдашларым атлап барган шәпкә, бер-берсен бүлә-бүлә, авылдашлары Владимир Старовойтовның һәм Валерий Ефрейторовның моннан өч ел элек бу сукмакны салулары, аны ботаклардан һәм башка чүп-чардан чистартулары турында сөйләделәр. Элек елларда да Матак авылы халкы тик тормаган, авылдан чыгып асфальт юлы буйлап Шланга авылына табан җәяүләп барганнар һәм кире кайтканнар.

-Көннең кояшлымы, җылымы, салкынмы, яңгырлы-карлымы булуына игътибар итмибез, таш яуса да чыгабыз-йөрибез,- диләр. — Ышанасызмы- юкмы, бирегә килеп йөри башлагач сәламәтлегебез яхшырды, кан басымыбыз да нормальләште,-диләр әңгәмәдәшләрем. 

...Әкрен генә караңгылата башлады. «Ничек адашмый йөрисез соң монда» дигән кызыксынума да, «менә күрерсез әле хәзер», дип кенә җавапладылар. Бераздан исә алдан әзерләгән фонаръларын кабызып җибәрделәр, юл көндезге кебек яктырып китте.

Адашмасыннар өчен дә чарасын күргәннәр матаклылар- маршрутны флаглар белән билгеләгәннәр, агачларга яктылыкны кире кайтара торган предметлар элгәннәр. Менә шул яктылык кайтаручы элементлар юлны көндезгедәй яктырта. 

«Кышын ял итәсездер, урманга кермисездер, кар каплый бит», дигән соравыма да көлешеп, кышын юлны кар машиналары белән таптатып, юл ясаулары турында сөйләделәр.

— Кышын чаңгы белән дә урманны әйләнеп кайтырга вакыт табарга тырышам,-ди Владимир Старшов.

«Ял аланы» дип исем бирелгән һәм табличка элеп куйган урынга җиткәч, утырып хәл алдык. «Тылсымлы киңлек» дип исемләнгән урында туктап, имән, каен кебек агачларны кочаклап, табигать-анабыздан имәндәй саулык, каендай зифалык сорадык һәм башка бик күп теләкләребезне җиткердек.

Урман сукмагыннан атлаганда авылдагы проблемаларны да уртага салып сөйләшәләр икән матаклылар.

— Бер тапкыр авылдагы чиркәүне төзекләндерергә кирәклеге турында сөйләшеп киттек. Әйтәсе генә җиңел бит, төзекләндерә башлаганчы күпме материал кирәк булачагын да, кайдан башларга, кемнәргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын да уртага салып киңәштек. Кайткач исә бер-беребез белән шалтыратышып, үзебезнең авылдан чыккан кешеләрне барладык, аларга мөрәҗәгать иттек, группа төзедек, счет ачтык... Авылдашларыбыз да безнең ниятне хуплап алдылар, каян гына, кем генә акча күчермәде чиркәүне төзекләндерү өчен, аларның барысына да рәхмәттән башка сүзебез юк,-ди Владимир Старшов.

— Гомерем буе хәрәкәттә булырга тырыштым. Менә хәзер дә хәрәкәтсез бер көн дә торырга теләмим. Элеккерәк урамда йөри идек, аннан Шланга авылына барып- кайта башладык. Менә хәзер урманда йөрибез. Көндез чаңгы белән дә чыгам,-ди 72 яшьлек хезмәт ветераны Владимир Кузнецов. 

Ә менә Галина Ермолаева бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында яши, һәр көнне эштән соң туры Матакка кайтып, урман сукмагы буйлап атлый.

— Туган ягым, урман мине үзенә чакырып кайтара. Эштән соң ничек кенә арыган булсам да, урман сукмагыннан атлап кайтканнан соң бөтен арганнарым юып алгандай була,-ди ул да. 

«Хәрәкәттә -бәрәкәт», дип борынгы бабаларыбыз әйткән. Матаклылар исә шуңа тугры калган. Район үзәк хастаханәсендә дә безгә Матак авылыннан хастаханәгә кереп ятучыларның юк дәрәҗәдә булуы турында белдерделәр. Димәк ки, борынгылар дөресен әйткән — хәрәкәт итик! Җәяү йөрүнең никадәр рәхәт булуын "Сәламәтлек сукмагы"нда үзем дә тойдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев