Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Матак авылы волонтерлары хәрбиләргә маскировка челтәре үрә

Җәмгысе хатын-кызлар бүгенге көнгә 15 челтәр үреп, махсус хәрби операция зонасына озатканнар.

Матак авылы халкы элек-электән бердәм, хезмәт сөючәнлеге белән дан тота. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар, үткән ел исә, авыл хатын-кызлары бергә тупланып, хәрбиләргә маскировка челтәрләре дә үрә башлаганнар. Бу эшне Матак авыл мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Шингарева оештырган. Надежда ханымның улы Дмитрий да бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт куя.

–Авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов маскировка челтәрләре үрү эшен авыл клубында оештыруны тәкъдим итте. Шәхсән үзем, Ираида Шушкова, Маргарита Кузнецова белән берлектә Чуваш Чүпрәлесенә барып, маскировка челтәрләре үрү серләрен өйрәнеп кайттык. Челтәр үрү өчен кирәкле булган җиһазларны әзерләүдә Юрий Лысов, Владимир Старшов ярдәм иттеләр. Челтәрләр үрү өчен кирәкле булган сетканы Липецк шәһәреннән Наталья Пустынина заказ биреп кайтарта, җепләргә, тасмаларга үзебез дә заказ бирәбез,-ди Надежда Шингарева.

Макста булдырылган төркемнәрен алар “Йөрәк кушуы буенча” (“По зову сердца”) дип исемләгәннәр. Анда барлык исәп-хисап эшләре алып барыла, игъланнар урнаштырыла.

Җәмгысе хатын-кызлар бүгенге көнгә 15 челтәр үреп, махсус хәрби операция зонасына озатканнар. Мондый челтәрләр — махсус операция зонасында кулланыла торган бик кирәкле әйберләрнең берсе.

–Нина Спиридонова, Ираида Шушкова, Маргарита Кузнецова, Александра Петрянкина (улы Дмитрий МХОда), Нина Кузнецова (улы Алексей МХОда), Нина Ушакова (улы Юрий МХОда була, яраланганнан соң сәламәтлеге буенча демобилизацияләнде), Ирина Воробьва (улы Юрий МХОда, офицер), Зоя Буланова (улы Эдуард МХОда), Олеся Шумилова (тормыш иптәше МХОда), Антонина Борзова, Елена Ункина, Ираида Федотова, Татьяна Фадеева, Альбина Борисова, Елена Мадюкина, Наташа Чукмарева, Надежда Старшова, Галина Кузнецова, Марина Тяхина, Галина Алимасова, Зинаида Сюпина, Зинаида Шингарева кебек волонтерлар вакытлары белән санашмыйча, ел әйләнәсе әлеге изге эштә катнашалар. Шулай ук, мәктәп коллективы, укучылар да үз өлешләрен кертергә тырышалар,-ди төркем җитәкчесе Надежда Шингарева.–Бергә булгач, күпкә җиңелрәк. Чөнки без бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз, бергәләп файдалы эш башкарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев