Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кышкы фестивальнең зона этабы узды

Ярышларда Идел аръягы зонасы командалары көч сынашты

Бәйрәм алдыннан “Алтын” универсаль спорт комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" кышкы фестиваленең зона этабы узды.

Фестивальдә Татарстанның Идел аръягы зонасы командалары: Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары командалары катнашты.

ГТО фестивалендә катнашучылар гер күтәрү, гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү, чаңгы шуу кебек дисциплиналарда көч сынаштылар.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" кышкы фестиваленең зона этабында катнашучыларны  район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләде. Ул  нормативларны әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп тапшырганнарга ГТО значокларын да бирде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы спортчылары беренче урынны яулады, икенче урынны Тәтеш районы һәм өченче урынны Кама Тамагы районы командасы алды.

Данис Сатдинов командаларны барлык сынауларны лаеклы узулары белән котлады һәм Дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләде. Апас һәм Кайбыч районнары командалары активлыклары өчен Дипломга лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев