Чүпрәледә “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды
Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе командасы исә район данын бәйгенең республика этабында яклаячак.
Иске Чүпрәле күппрофильле лицее базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” яшь юл хәрәкәте инспекторлары республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Чара Россия Дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгын каршылау кысаларында узды. Әлеге бәйгенең максаты – балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен алуларын кисәтү, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белүне ныгыту һәм аларны пропагандалауда катнашу, балаларны яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларына җәлеп итү, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыру.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов, район мәгариф бүлеге начальнигының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Илнур Мавзютов, Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәүче белгече Диана Мөхәммәтшина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ идарәсе автоинспекторы Ленар Волков яшь инспекторларны сәламләп, уңышлар теләделәр.
Бәйге барышында командалар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче ярдәм күрсәтү һәм велосипедта фигуралы йөрү осталыгы буенча ярыштылар, шулай ук, үзләрен автошәһәрчектә сынадылар. Барлык командалар да, өй эше буларак, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына иҗади номерлар да әзерләп килгәннәр иде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, малайлар арасында шәхси зачетта Станислав Фадеев (Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе) – 1 урынны, Арсений Чернов (Уби урта мәктәбе) – 2 урынны, Матвей Сердцев (Уби урта мәктәбе) – 3 урынны, Раяз Сәйфетдинов (Кече Чынлы урта мәктәбе) – 4 урынны, Ильяз Исхаков (1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) 5 урынны яуладылар.
Кызлар арасында шәхси зачетта 1 урынга – Эвелина Ятманова (Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе), 2 урынга – Арина Аръяхова (Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе), 3 урынга – Мария Катина (Зур Аксу урта мәктәбе), 4 урынга – Алина Мискина (Яңа Элмәле урта мәктәбе), 5 урынга Анна Васильева (Городище урта мәктәбе) лаек булдылар.
“Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергә" иҗади бәйгесендә 1 нче урынны Зур Аксу урта мәктәбе, 2 нче урынны Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе, 3 нче урынны Иске Чүпрәле күппрофильле лицее алды.
Командалар арасында Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе – 1 урынны, Яңа Уби төп мәктәбе – 2 урынны, Зур Аксу урта мәктәбе 3 урынны яулады.
Җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр, кубоклар, бүләкләр тапшырдылар. Призлар “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән иде.
Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе командасы исә район данын бәйгенең республика этабында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев