Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр

Булачак уңышка нигез салына

Игенче-механизаторларга 3955 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне һәм 19579 гектар мәйдандагы уҗым культураларын ашламалар белән тукландыру таләп ителә.

“Цильна” һәм “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятьләре игенчеләре язгы кыр эшләренең иң мөһим агротехник чараларының берсенә - күпьеллык үләннәрне тукландыруга беренчеләрдән булып керештеләр.

 “Цильна" җәмгыятендә 1300 гектардан артык күпьеллык үләннәрне, ә “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятендә 965 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне ашламалар белән тукландырырга кирәк.

Без “Цильна” җәмгыятенә килеп җиткәндә, техника һәм механизаторлар инде икенче кырда эшне бшлаганнар иде. Җәмгыятьнең директор урынбасары Рәис Рәимов әйтүенчә, 60 гектар мәйданны биләгән басудагы күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән инде.

“Туман-2” ашлама сиптергеч агрегаты белән механизатор Максим Цыфаркин һәм “Туман-3”тә Ринат Әхмәтшин 106 гектар мәйданны били торган икенче басуда күпьеллык үләннәрне тукландыра башлаганнар.

Хуҗалыкта бөтен эшләр дә көйле бара. Җәмгыять механизаторы Фәнис Хәйруллин “Амкадор” агрегаты белән “Туман-2” һәм “Туман-3” агрегатларының бункерларына ашламалар салуга җәлеп ителгән, ашламалар салуда аңа эшчеләр Илья Павлов һәм Тимофей Марков ярдәм итәләр. Механизаторлар Илгиз Миначев “МТЗ-12.21” һәм Михаил Чувашов “Т-150” тракторларында ашламаларны басуларга ташып торалар, ә хуҗалык складында Фәнил Сөләйманов капчыклы ашламаларны “Амкадор” агрегаты белән тракторларның арбаларына күтәртеп куеп, басуларга озатып тора.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев