Чүпрәледә кул эшләреннән күргәзмә-сату оештырылды
Күргәзмә мәгариф учреждениеләре, «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәме белән оештырыла.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да балалар да, өлкәннәр дә төрле кул эшләренә һәвәс. Ел саен инвалидлар ункөнлеге кысаларында әлеге эшләрнең күргәзмәсе булдырылып, теләгән кешегә эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге тудырыла.
Күргәзмә мәгариф учреждениеләре, «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәме белән оештырыла.
Барлык эшләнмәләргә дә күңел җылылыгы салынуын дә әйтергә кирәктер. Шуңа да күргәзмә бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Ясалган әйберләр дә сәгатьләр эчендә сатылып бетә. Быел да район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдә чигүләр, сувенирлар, бәйләнгән әйберләрне күрергә мөмкин булды.
— Шунысын да билгеләп үтәсе килә, мондый ярминкәләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз эшләнмәләрен күрсәтергә генә түгел, ә аннан керем алырга да ярдәм итә, -ди Илгизәр Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев