Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Көзге каникуллар” акциясе узды

Чара агымдагы елның 31 октябрендә башланды һәм ул 6 ноябрьгә кадәр дәвам итте.

 

Районда 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң күләмле “Көзге каникуллар” чарасы узды.

Район ЮХИДИ,  "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә “Көзге каникуллар” профилактик чарасы кысаларында балалар һәм өлкәннәр белән акция үткәрделәр. Әлеге чарада, шулай ук, ата-аналар комитеты вәкилләре һәм районның әтиләр советы рәисе Илмир Измайлов та катнашты.

Акциянең максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемасына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына, шулай ук юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына карата кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән карауга җәлеп итү иде.

Акция барышында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары барлык үтеп баручыларга һәм машина йөртүчеләргә ата-аналар өчен “Юлда куркынычсызлык” белешмәлекләрен, яктылыкны кайтаргыч элементлар, брелоклар, фликерлар бүләк иттеләр һәм һәркайда һәм һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны утырту җайланмаларында йөртергә кирәклеген аңлаттылар.

- Көннәрнең  кыскара баруы шартларында бик игътибарлы, сак булырга, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтару элементларын кулланырга кирәк, - ди бу уңайдан Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев