Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә комбайннар парады узды

Үткән атнада районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерделәр, алар тиздән яңа 2023 ел уңышын җыярга керешәчәкләр.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыю алдыннан ел саен ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерәләр. Район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә, составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитовны, "Гостехнадзор«ның райондагы бүлеге баш дәүләт инженеры Илдар Шәйхаттаровны, «Россельхозцентр» филиалының ТР буенча Чүпрәле бүлеге башлыгы Исламетдин Низамовны берләштергән комиссия комбайннарның торышын тикшерде. Чарада шулай ук район хуҗалыклары һәм агроидарәсе белгечләре дә катнашты.

Ашлык җыю техникасын тикшерү «Цильна» җәмгыятенең машина-трактор паркыннан башланды. Аннары комиссия «АгроТрансПорт», «Чистай» холдинг компаниясенең «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятьләрендә булды. Комиссия каравына, шулай ук, Бикчуров, Мәхмутов, Низамов, Дамаев, Шишкин крестьян-фермер хуҗалыкларының ашлык җыю техникасы да тәкъдим ителде.

— Быел яз иртә килде һәм барлык авыл хуҗалыгы эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланды. Әмма һава торышы безне куандырмый, яңгырлар юк диярлек, корылык аркасында барлык басулар да интегә. Шуңа күрә быелгы уңыш барыбыз өчен дә бик кадерле, һәр башак, һәр бөртек кадерле булачак. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен комбайннарның герметиклыгы аеруча мөһим. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, нәтиҗәле эш, үстерелгән уңышны җыеп алуыгызны, үзегезне һәм бер-берегезне саклавыгызны телим, — диде район башлыгы Марат Гафаров.

Барлык хуҗалыклар җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, урып-җыю чорында күчмә ремонт бригадалары эшләячәк, алар барлык кирәкле җиһазлар һәм запас частьләр белән тәэмин ителәчәк, кырларда янгын чыккан очракта махсус автомобильләр кизү торачак.

Комбайннарны карау барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына игътибар ителде. Техниканың герметиклыгына зур игътибар бирелде. Шул ук вакытта игътибар үзәгендә агрегатларны янгын сүндерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү җиһазлары, запас су белән тәэмин итү мәсьәләләре булды. Чара барышында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы турында да әйтелде.

— Төп таләп — уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу. Быел урып-җыю авыр булачак, урып-җыюны вакытында һәм югалтуларсыз үткәрү өчен бөтен көчебезне куярга кирәк. Шуңа күрә ашлык җыю техникасының әзерлеген билгеләгәндә аның герметиклыгы хәлиткеч әһәмияткә ия, — дип ассызыклады агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов.

Комиссия әгъзалары барлык ашлык җыю техникасының әзерлеген югары бәяләделәр, «Цильна» җәмгыяте, Бикчуров, Мәхмүтов КФХ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятьләре механизаторларының эшләре югары бәяләнде.

Комбайннар парады йомгаклары буенча һәр хуҗалыкта техниканы тиешле дәрәҗәдә әзерләгән иң яхшы комбайнчылар Грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

«Бикчуров Р. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында: 1 урын — Зөлфәт Юсупов, 2 урын — Илгизәр Бохарев, 3 урын — Фәрит Басыйров.
КФХ «Мәхмүтов И. Ф.»: 1 урынны Газыйм Мөхәммәтҗанов яулады.
КФХ «Дамаев Н. Н.»: 1 урын И. Идиятуллин.
«АгроТрансПорт» җәмгыятендә: 1 урын — Ю. Биктиряков, 2 урын — И. Низамов, 3 урын — А. Хохлов.
«Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә: 1 урын — Айрат Җәлалов, 2 урын — Илдус Гафуров, 3 урын — Алексей Захаров.

Марат Гафаров һәм Тәлгать Халитов билгеләп үткәнчә, урак барышында комбайнчыларның ярышларына да йомгак ясалачак, алдынгылар Грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев