Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә картинг буенча ярыштылар

Чара Гаилә елы кысаларында һәм Халыкара балаларны яклау көне алдыннан оештырылган иде.

Балалар иҗат йорты базасында эшләп килүче түгәрәктә шөгыльләнүче балалар арасында картинг буенча ярышлар узды. Чара Гаилә елы кысаларында һәм Халыкара балаларны яклау көне алдыннан оештырылган иде.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Чүпрәле районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов, Казан шәһәрендәге ТУ профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов һәм район автоинспекторлары катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар вакытында безнең яшь спортчыларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мондый ярышлар балаларга һәм яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә, бу яшь спортчылар машина йөртүгә хокук бирүче таныклыкны алганда, аларга инде машина йөртү культурасы сеңдерелгән, алар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен белә торган булалар. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Бәхтияр Мресов яулады, Булат Яфизов — 2 урынны, Рафаэль Дамаев 3 урынны алды. 1, 2, 3 урыннарны яулаган призерларга Грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Башка катнашучылар да катнашучы Грамоталарына һәм бүләкләренә лаек булдылар. Чараны оештыруда актив катнашучыларга да Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бүләкләр БДД ДБУ Казан шәһәрендәге ТУ профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев