Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Каршы як полоса» дигән профилактик чара уза

Чара 22 январьда старт алган иде һәм 31 январьга кадәр дәвам итәчәк.

Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм туктату максатларында республикада, шул исәптән безнең районда да, «Каршы як полоса» профилактик чарасы үтә. 

РФ юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, каршы як полосага чыгар алдыннан шофер ул чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек аралыкның ирекле булуына һәм узып китү процессында юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш. Ә юлда «узышу тыела» билгесе куелганда, тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук, куркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән башка участокларда каршы як полосага чыгу тыела.

— Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабат кылынган очракта транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителергә мөмкин. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан хокук бозу кылынган очракта, яисә бу гамәл өчен элек хөкем ителгән кешегә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный,- ди эчке эшләр министрлыгы Чүпрәле районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Белешмә

2023 елның 12 аенда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 85 кеше һәлак булган һәм 448 кеше яраланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев