Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл-транспорт фаҗигаләре кимегән

Саннар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында китерелде.

2023 елда Татарстан Республикасы территориясендә 3314 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 279 кеше һәлак булган һәм 3987 кеше яраланган.

Районның баш автоинспекторы Анатолий Михайлов чыгышыннан билгеле булганча, 2023 ел нәтиҗәләре буенча район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кимегән. Әгәр 2022 елда район буенча 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булса, 2023 елда бу сан 6ны тәшкил иткән, һәлак булучылар саны элекке дәрәҗәдә калган (3 кеше), яраланучылар саны 12гә кимегән (2022 елда 15 кеше яраланган булган).

2023 елда үлүчеләр һәм яраланучылар теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең ике очрагында — җәяүлене бәрдерү, өч очракта — юлдан төшү һәм бер очрак — велосипедчыны бәрдерү күзәтелгән. Үткән елның апрель аенда 2 кеше һәлак булган.

2023 елда исерек килеш автотранспорт белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча рейдлар да еш оештырылган. Үткән елда автоинспекторлар тарафыннан исерек килеш автотранспорт белән идарә итүнең 61 факты ачыкланган. Исерек килеш идарә итүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре санының, 2022 ел белән чагыштырганда, кимүе күзәтелгән. Районда автоинспекторлар тарафыннан исерек килеш автотранспортны идарә итүчеләрне, куркынычсызлык каешларын кулланмаучыларны ачыклау буенча «Тоннель» операцияләре игълан ителә.

Баш инспектор әйтүенчә, куркынычсызлык каешларын кулланмау сәбәпле, үткән ел 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 1 кеше һәлак булган. Әлеге очрак 2023 елның 29 апрелендә Борындык тимер юл станциясе бистәсендә теркәлгән. 

Балалар катнашындагы һәр өченче юл-транспорт һәлакәте баланың саксызлыгы аркасында килеп чыгуына да тукталды А. Михайлов. 

— Шуңа да әти-әниләрнең, укытучыларның балаларга юл аша чыкканда телефоннан сөйләшмәү, игътибарны юлдан читкә юнәлтмәү, юл аркылы җәяүле юлы аша һәм куркыныч янамаганда гына чыгарга кирәклеген аңлатулары мөһим, — ди ул.

Комиссиядә, шулай ук, юл хәрәкәтенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә карап, тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев