Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар.

Иске Чүпрәле авылының машина агымы күп булган урамнарының берсе — А. Абязов урамында Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укучылары, укытучылары, ЮИДчылар һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, яшь армиячеләр, форпостчылар җыелды. Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре» бүлеге хезмәткәрләре дә килде. 

Акциядә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыручы плакатлар тотып юл буена тезелделәр. Әлеге плакатлар автомобильчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итте, аларны юлларда уяу булырга өндәде.

Дәүләт автоинспекторлары, үз чиратларында, юл хәрәкәтендә катнашучыларны туктаттылар, ЮИДчылар исә аларга яктылык кайтаручы элементлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буклетларын тапшырды.

Акциянең максаты да — киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге, аварияләр нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр санын киметү, юлларда хокук бозуларга каршы тору проблемаларына җәлеп итү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев