Чүпрәледә «Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе» бәйгесе узды
Бәйгедә 10 мәктәп автобусы йөртүчесе катнашты.
Үткән атнада «Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе» дигән район һөнәри осталык бәйгесе үтте. Бәйгедә төрле мәктәпләрдән 10 мәктәп автобусы йөртүчесе катнашты. Чара " Игътибар-балалар!" профилактикчарасы кысаларында үтте. Бәйге ЮХИДИ инспекторы Рамил Шәрәпов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова катнашында узды.
Чара «Данадис» җәмгыятендә район мәктәп автобуслары йөртүчеләре белән бер төркем балаларны автобусларда йөртү турында профилактик әңгәмәдән башланып китте.
Районда мәктәп укучыларын йөртү белән «Данадис» җәмгыяте хезмәт күрсәтә торган мәктәп автобуслары шөгыльләнә. Шунысын да әйтергә кирәк, балалар йөртү белән шөгыльләнүче мәктәп автобуслары яңа диярлек.
Лилия Вахитова әңгәмә вакытында машина йөртүчеләргә яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләрен искә төшерде, юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын китерде, юл кагыйдәләрен бозган өчен җәзаның котылгысыз булуы турында сөйләде. Лилия Илдаровна шулай ук машина йөртүчеләрне юллардагы хәрәкәт вакытында дистанцияне саклауга да игътибар итәргә чакырды.
Һөнәри осталык бәйгесенең теоретик өлеше Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында үтте. Биредә бәйгедә катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды: 1 урынны Нурмихат Садыйков, 2 урынны Владимир Батырев һәм 3 урынны Рәшит Хәйруллин яулады. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучыларның калганнары да игътибарсыз калмады, аларга да бүләкләр таратылды. Бүләкләр «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев