Чүпрәледә «Имин тәгәрмәч» бәйгесенең муниципаль этабы үтте
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче отрядны район мәктәпләренең 16 командасы арасыннан сайлап алдылар
1санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында яшь хәрәкәт инспекторларының “Имин тәгәрмәч” конкурсы узды.
Бәйгедә Алешкин-Саплык, Зур Аксу, Кече Чынлы, Марс, Матак, Түбән Чәке, Яңа Элмәле, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза, Уби, Чуваш Чүпрәлесе, Шланга, Яңа Уби, Иске Чокалы, 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәпләре һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицее ЮИД отрядлары катнашты. Һәр отряд дүрт кешедән торды, ике кыз һәм ике малайны берләштерде.
Бәйгенең максаты - балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белүне ныгыту һәм аларны пропагандалауда катнашу, балаларны яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларына җәлеп итү, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыру.
Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ Казан шәһәре ТУ профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәүче белгече Екатерина Журавлева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге автоинспекторы Ленар Волков, район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов катнашты.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов яшь инспекторларны сәламләде һәм аларга бәйгедә уңышлар теләде.
Әйтергә кирәк, яшь хәрәкәт инспекторлары, бердәм командага тупланып, һәр станцияне җаваплы үттеләр, белемнәрен күрсәттеләр.
Командалар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче ярдәм күрсәтү һәм велосипедта фигуралы йөрү осталыгы буенча ярыштылар. Отрядлар, шулай ук, юл йөрү кагыйдәләре теориясе һәм медицина, беренче ярдәм практикасы буенча сынаулар да уздылар. Барлык командалар да, өй эше буларак, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына иҗади номерлар әзерләгән иделәр, аларны 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залы сәхнәсендә жюри игътибарына тәкъдим иттеләр.
Әйтергә кирәк, барлык командалар да үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Әмма, бәйге булгач, анда җиңүчеләр дә булырга тиеш.
Малайлар арасында шәхси зачетта Станислав Фадеев - 1 нче, Максим Мусаткин (Чуаш Чүпрәле мәктәбе) - 2 нче, Тимофей Кудрявцев (Иске Чүпрәле күппрофильле лицее) – 3 нче, Рәсүл Хәлимов (1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе) – 4 нче, Арсений Чернов (Уби мәктәбе) 5 нче урынга лаек дип табылдылар.
Кызлар арасында шәхси зачетта 1 урынны Яна Синдюкова (Чуваш Чүпрәлесе мәктәбе) алды, 2 урында - Дилә Мөхитова (Иске Кәкерле), 3 урында – Елизавета Гаврилова (1 санлы Иске Чүпрәле), 4 урынны – София Жирнова (Иске Чүпрәле күппрофильле лицее), 5 урынны Карина Степанова (Иске Шәйморза) яулады.
“Иң яхшы иҗади номер” номинациясе буенча 1 нче урынга 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе, 2 нче урынга Яңа Уби мәктәбе, 3 нче урынга Чуваш Чүпрәлесе мәктәбе командасы лаек булды.
Гомуми команда йомгаклары буенча Чуваш Чүпрәлесе мәктәбе-1 нче, 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе - 2 нче, Уби мәктәбе – 3 нче, Яңа Уби мәктәбе – 4 нче, Иске Чүпрәле күппрофильле лицее 5 нче урынны яулады.
1, 2, 3нче урыннарны алган командалар 1, 2, 3 дәрәҗә Дипломнар, медальләр, кубоклар белән бүләкләнделәр, шулай ук, мәктәп өчен принтерлар тапшырылды. Ә призлы 1, 2 урыннарны яулаган командаларга өстәмә рәвештә велосипед алу өчен сертификатлар да бирелде. Гомумән, бәйгедә катнашучыларның барысы да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Дипломнарны, бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, Екатерина Журавлева, Ленар Волков һәм Илнур Мавзютов тапшырдылар.
Айрат Фиркатович барлык командаларга уңышлар, имин юллар, ә Чуваш Чүпрәлесе мәктәбе командасына “Имин тәгәрмәч – 2025” республика бәйгесенең зона этабында да район данын уңышлы яклауларын теләде.
Барлык призлар да “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев