Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы чәчү тәмамлану алдында

“Цильна” җәмгыяте хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны чәчүне төгәлләделәр

Район кырларында язгы кыр эшләре ахырына якынлашып килә. Бу көннәрдә “Амосов А.Н” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында солы культурасын чәчәләр. 40 гектар мәйданны биләгән басуда эш тулы куәтенә бара. Владимир Ефимов “К-700” маркалы трактор белән культивация ясый, Дмитрий Яковлев “МТЗ-12,21” маркалы трактор белән катоклый, Петр Албутов “Т-150” маркалы трактор белән тырмалый, Дмитрий Алексеев исә “Т-150” тракторына чәчү комплексы тагып, солы культурасы орлыкларын җир куенына сала.

Уңган механизаторлар бер минутларын да бушка сарыф итмәсеннәр һәм чәчүдә тоткарлыклар булмасын өчен, хуҗалыкта барлык эш тә төгәл оештырылган. Шоферлар Дмитрий Афиногентов КамАЗ автомобильләре белән – ашлама, Виктор Великанов  чәчүлек орлык ташыйлар, Николай Макаркин исә китерелгән орлык һәм ашламаларны агрегатларга салып җибәреп тора.

–Егетләр тәҗрибәлеләр, тырышлар, намус белән, булсынга дип эшлиләр. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк,-ди “Амосов А.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Амосов.

Крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә 450 гектар мәйданда арпа, 60 гектар мәйданда бодай, 70 гектар мәйданда кукуруз, 250 гектар мәйданда көнбагыш культуралары орлыклары җир куенына салынган. Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, 80 гектар мәйданда суданка үләне чәчү дә планлаштырыла.   

Белешмә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 20 майга алынган мәгълүматлар буенча, бөртекле, азык һәм техник культуралар 32244 гектар мәйданда чәчелгән. Шуның 13727 гектарын бөртекле культуралар тәшкил итә, шул исәптән, арпа – 8013 га, сабан бодае – 3814 га, борчак – 532 га, солы – 467, рапс – 5157 га, көнбагыш – 8701 га, шикәр чөгендере – 907 га мәйданны тәшкил итә. Бу барлык мәйданнарның 77,6 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев