Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә янгын-коткару частена яңа җитәкче билгеләнде

Ул Илвир Илдус улы Сәлахов булды.

Чүпрәле районы буенча “Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 янгын-коткару отряды” федераль дәүләт казна учреждениесенең 114 янгын-коткару отряды башлыгы итеп өлкән эчке хезмәт лейтенанты Ильвир Илдус улы Сәлахов билгеләнде. Моңа кадәр ул шушы оешмада начальник урынбасары вазифасын башкарды.

Яңа башлыкны Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең янгынга каршы дәүләт хезмәтенең 8 янгын-коткару отряды башлыгы Зөфәр Хәлиуллин тәкъдим итте. Әлеге чарада район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.

Илвир Илдус улы Сәлахов, Чүпрәле районында туган (1998 елда). 2020 елда Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Иваново янгын-коткару академиясен тәмамлый. Шул ук елда Татарстан Республикасы буенча ФПС уку үзәгендә хезмәтне саклау өчен җаваплы белгечләрнең квалификациясен күтәрү узган.

2020 елның июленнән Чүпрәле районы буенча “Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 янгын-коткару отряды” федераль дәүләт казна учреждениесенең 114 янгын-коткару бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли башлый. 

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең янгынга каршы дәүләт хезмәтенең 8 янгын-коткару отряды башлыгы Зөфәр Хәлиуллин һәм район башлыгы Марат Гафаров райондагы янгын-коткару частеның эшен уңай бәяләделәр һәм киләчәктә дә килешеп эшләүләрен теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев