Чүпрәледә Яңа Ишле авылында өченче тапкыр Вәлиулла Хәсәнов укулары узды
Рухи мирас, гаилә кыйммәтләре сагында
Чара быел Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклау һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Вәлиулла Хәсәнов укуларының төп оештыручылары– ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте, Ислам динене кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Бөтендөня Татар конгрессы, район мөхтәсибәте, шулай ук, якташыбыз, шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Тәтеш районындагы «Колос» агрофирмасы генераль директоры һәм «Сафиуллова Р.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе һәм «Ак калфак», «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Римма Сафиуллова. Ул – Вәлиулла хәзрәт Хәсәновның оныгы.
Чарага республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук күрше Ульяновск, Самара өлкәләреннән һәм Чувашиядән кунаклар килгән иде. Конференция делегатлары авыл зиратында да булдылар. Биредә әрвахлар рухына догалар кылынды, аннан Исхуҗа бабайга истәлек тактасы ачылды.
Чарада катнашучылар данлыклы «Вәлиулла чишмәсе»нең суын да авыз иттеләр. Килгән һәм кайткан кунакларны район мәдәният хезмәткәрләре каршылап, җырлы-уенлы биюләр тәкъдим иттеләр.
Аннан соң төп чаралар “Вәлиулла Хәсәнов укулары” фәнни-гамәли конференциясе белән дәвам итте. Аның эшендә район башлыгы Марат Гафаров, “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе киңәшчесе, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк ибтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, “Дөнья мәдәнияте” институты ректоры, профессор Энгель Таһиров, Бөтенроссия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры, “Ал мәчет” имам-хатыйбы Ильяс хәрәт Җиһаншин, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, галимнәр, дини эшлеклеләр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, район авыл имамнары, мөслимәләре катнашты.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры, “Ал мәчет” имам-хатыйбы Ильяс хәрәт Җиһаншин фәнни-гамәли конференцияне ачып, аның төп үзенчәлеге булып “Гаилә – алтын бишек” темасына багышлануын, чөнки нәкъ менә гаиләнең динне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуның иң нык таянычы, иң беренче мәктәбе булуын билгеләп үтте.
Вәлиулла хәзрәт Хәсәнов үзенең тормыш юлында дин һәм милләт өчен бик күп хезмәт күрсәткән. Ул үз чорының мәгърифәтле шәхесе, авылның рухи таянычы булган. Вәлиулла хәзрәтнең оныгы Римма ханым Сафиуллова олуг бабасын хөрмәт итеп, аның эшләренә тугры калып, бабасы хөрмәтенә чишмәне тергезгән, аңа “Вәлиулла чишмәсе” дип исем биргән, әтисе Гомәр ага хөрмәтенә исә парк – “Гомәр ага паркы”н булдырган.
“Вәлиулла укулары” фәнни-гамәли конференциясендә галимнәр, имамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре бергәләшеп, гореф-гадәтләрне, телне, милләтне, татар мохитен саклау, гаиләсен ныгыту юлларын эзләделәр. Заманга туры китереп милли-дини тәрбияне ничек бирү, мәдрәсә, мәчет һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләшеп, фикер алыштылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше исә төп нигездә очрашу, корбан ашы уздыру белән дәвам итте. Бәйрәм ашы да Римма ханым Сафиуллова һәм аның гаиләсе тарафыннан уздырылды. Кичке якта исә җырчы-якташыбыз, Татарстанның халык артисты ИлСаф, танылган артистлар үзләренең җыр-моңнарын яңаишлеләргә, килгән кунакларга бүләк иттеләр, милли уеннар оештырылган иде, шулай ук, теләгән кеше өчен ГТОның мобиль мәйданчыгы да эшләде.
Тарих битләреннән
Яңа Ишле авылына 17 гасырда нигез салынган. Бу чорда халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрика һәм заводларга китеп эшләүчеләр дә булган.
20нче гасырда авылда 6 сәүдә-сәнәгать оешмасы, 2 мәчет, 2 мәдрәсә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1426,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Яңа Ишле авылы Сембер губернасының Буа өязе Яңа Кәкерле волостена кергән. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында була. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.
1930 елда “Алга” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Гыйматдинов), 1958 елда – аның составына Сталин исемендәге колхоз, 1959 елда “Комбайн” колхозы керә. 1995 елда “Алга” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, 2011 елдан “Ак Барс Чүпрәле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Яңа Ишле” филиалы була.
1932 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1966 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 2007 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда мәдәният йорты, китапханә (1980 елдан, мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2000 елдан) бар.
Күренекле кешеләре
Р.С.Субаев (1938–2019) – педагог, шагыйрь, язучы, журналист, төбәк тарихын өйрәнүче, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Зәки Нури исемендәге бүләк лауреаты, Чүпрәле районының мактаулы гражданы.
Р.Р.Хөсәенов (1898–1963) – үсемлекчелек белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев