Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә федераль бюджет аша субсидияләр-ташламалар алу хокукына 2320 кеше ия

Мохтаҗлар, ярдәмгә ихтыяҗ тойганнар ил күләмендә кайгыртыла

2025 елның 1 январена федераль һәм республика законнары буенча социаль ярдәм чараларын алучылар саны районда 6659 кешене тәшкил итә. Аларга 56661 мең сум акча түләнгән. Түләүләр Республика матди ярдәм үзәгенең Чүпрәле муниципаль районындагы 18 нче бүлеге аша гамәлгә ашырыла. Әлеге бүлекнең эше турында сөйләвен сорап, без Гөлназ Аюповага мөрәҗәгать иттек.

— Республика матди ярдәм үзәгенең райондагы 18нче бүлегенең төп эшчәнлеге безнең район территориясендә акчалата түләүләр, пособиеләр, компенсацияләр һәм субсидияләр билгеләү функцияләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. 
Районда (2004 елның 22 августындагы 122 номерлы Федераль закон нигезендә) федераль бюджет аша субсидияләр-ташламалар алу хокукына 2320 кеше ия. 2025 елның 1 январена түләү суммасы 12 млн.500 мең сумны тәшкил итте.
"Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы (2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы) Татарстан Республикасы Законы нигезендә, республика бюджеты аша айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) һәм субсидия-ташламалар алу хокукына 3335 кеше ия. 2025 елның 1 январена түләү суммасы 20 млн. 600 мең сум тәшкил итте. 
2025 елның 1 январена районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләрне 105 йорт хуҗалыгы алды. Түләү суммасы 933 мең сум тәшкил итте.
"Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында«гы (2012 елның 20 июлендәге 125-ФЗ) Федераль законның 9 статьясындагы 2 өлешенең 4 пунктына туры китереп, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән затларга еллык акчалата түләүне гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында"гы боерык нигезендә районда 26 донор акчалата түләүләр алды. 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Хроник бөер җитешсезлеге белән интегүче, амбулатор гемодиализ ысулы белән дәваланучы затларга, амбулатор гемодиализ узу урынына транспортта бару һәм яшәү урынына кайту чыгымнарын һәм онкологик авырулардан интегүче затларга компенсацияләү тәртибен раслау турында"гы (09.10.2013 ел,№ 743) карары нигезендә авырулар, дәвалану урынына транспортта махсуслаштырылган онкологик ярдәм күрсәтүче ТР дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә бару һәм яшәү урынына кире кайту өчен киткән чыгымнары өчен түләүләрне сорап мөрәҗәгать итүче 6 кешегә 283 мең сумлык компенсация түләнде. 
"Авыл җирендә, Эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чараларыннан үткән ел 572 педагог хезмәткәр файдаланды.
Авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча субсидия-ташлама сорап 2025 елның 1 январена 243 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга 1656 мең сум күләмендә акча түләнде.
Җирләүгә бер мәртәбә бирелә торган социаль пособие сорап 32 гариза керде, аның нигезендә 267 мең сум күләмендә акча түләнде.
"Өч яшькә кадәрге балаларны табиблар рецептлары буенча махсус сөт ризыклары һәм катнашмалар белән түләүсез тәэмин итү һәм аны оештыру чыгымнарын финанслау тәртибе турында"гы карары нигезендә 2024 ел дәвамында җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрдән булган өч яшькә кадәрге балаларга 31 белешмә бирелде. 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дару сатып алу өчен түләү турында"гы (03.12.2019 № 1095) карары нигезендә 31 балага дару сатып алу өчен 10000 сум акча түләнгән. Түләүнең гомуми суммасы 310 мең сум тәшкил иткән. 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Яңа туган балалары булган гаиләләргә бүләк кирәк-яраклары комплектларын бирү турында"гы (04.12.2019 ел, № 1100) карары нигезендә 15 мөрәҗәгать итүче балалар кирәк-яраклары комплектын алу хокукын билгеләү өчен белешмә алды.
Шулай ук, 2025 елның 1 январена баланы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тоткан өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү билгеләнде һәм түләнде. 405 мөрәҗәгать итүчегә 2022 мең сумлык компенсация түләнгән.
18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган, балаларының берсе инвалид бала булган яисә ата-аналарының берсе инвалид булган 2 гаиләгә айлык пособие ТР Министрлар Кабинетының "18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына айлык пособие турында"гы (07.09.2019 № 803) карары белән расланган Тәртип нигезендә 179 мең сум акча түләнгән.
2025 елның 1 январена социаль ярдәм чараларын ата-ана каравыннан мәхрүм калган 17 ятим бала алган, аларның гомуми суммасы 1863 мең сумны тәшкил итә.
ТР Министрлар Кабинетының "Авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер мәртәбә түләү турында"гы (09.02.2018 ел, № 67) карары белән авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер мәртәбә түләүне сорап 35 гариза бирелгән, аларга 1950 мең сум акча түләнгән, шул исәптән: 25 яшькә кадәрге, беренче баласы туганда, 50 000 сум күләмендә 31 гариза бирүче 1550 мең сум күләмендә акча алган. 29 яшькә кадәрге, өченче баласы туганда һәм аннан соңгы һәр балага 100 000 сум күләмендә, 4 гариза бирүче 400 мең сум акча алды.
ТРМинистрлар Кабинетының "Махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) аерым категориядәге хәрби хезмәткәрләрнең һәм гражданнарның балаларына бер мәртәбә акчалата түләү турында"гы (2023 елның 7 ноябрендәге 1427 номерлы) карары нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) гражданның 18 яшькә җитмәгән һәр баласына 20 000 сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү бирелә. 
2025 елның 1 январена федераль һәм республика законнары буенча социаль ярдәм чараларын алучылар саны 6659 кеше тәшкил итте һәм аларга 56661 мең сум акча түләнде.
2024 елның 1 январеннан түләүләрне билгеләү буенча үзгәрешләр
Россия Федерациясе Президентының "Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында"гы (23.01.2024 № 63) Указы нигезендә, Россия Федерациясендә күпбалалы гаиләләр бердәм статуска ия.
Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яки югары уку йортының көндезге бүлегендә укучы баласы 23 яшькә җиткәнче гамәлгә ашырылачак.
Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 29 мартындагы Указын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында ТР Дәүләт Советы тарафыннан "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында"гы Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 8 статьяларына һәм Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" Татарстан Республикасы Законы кабул ителде,- дип сөйләде 18нче бүлек җитәкчесе Гөлназ Аюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев