Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды

Кубок Кайбычка китте

 

“Алтын Барс” боз аренасында Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды. Анда Кайбыч, Буа, Чүпрәле районнары һәм Городище авылыннан командалар катнашты.

Турнирны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов спортчыларны һәм спорт сөючеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады, командаларга матур уеннар һәм җиңү теләде.

Белешмә

Фәнис Загреев балачактан ук спорт белән шөгыльләнә. Физкультура буенча югары белем алганнан соң районда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыра. Үзе дә футбол һәм хоккей ярышларында катнаша. Күп спортчылар өчен ул иң яхшы дус һәм чын тренер була.

 Загреев истәлегенә үткәрелгән турнирда аның гаиләсе - хатыны Эльвира, уллары Алмаз һәм Адель дә бар иде. Фәнис Загреевның улы Алмаз әтисе эзеннән киткән, ул районның хоккей буенча җыелма команда әгъзасы һәм турнирда да район җыелма командасы составында уйнады.

 Адель турнирда катнашучы барлык командаларга, турнирны оештыручыларга әтиләре истәлегенә ярышлар оештырулары өчен рәхмәтләрен белдерде.

 Очрашу нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы командасы беренче урынны алды һәм турнир Кубогын яулады. Икенче урын - Чүпрәле командасында, өченче урында - Буа районы командасы.

Турнирның иң яхшы уенчылары булып: Рөстәм Хәйруллин (Буа) – “Иң яхшы сакчы”, Ильяс Хафизов (Чүпрәле) – “Иң яхшы һөҗүмче”, Илназ Якупов (Кайбыч) – “Иң яхшы капкачы” танылды.

Данис Сатдинов призерлар һәм иң яхшы уенчыларга Дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләк тапшырды. Турнир судьяларын да бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев