Чүпрәледә Фәнис Загреев истәлегенә хоккей турниры узды
Анда дүрт: Кайбыч, Апас, Чүпрәле районнары һәм җирле Городище командалары катнашты.
“Алтын Барс” боз аренасында Фәнис Загреев кубогына ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча “Загреев мемориалы” турниры узды.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров Фәнис Загреевның район спортына керткән өлешен билгеләп үтте һәм командаларга матур уеннар, җиңел җиңүләр теләде.
Фәнис Загреев кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнгән, физкультура буенча югары белем алган, районда беренчеләрдән булып балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбен оештыручы булган, футбол һәм хоккей уйнаган.
Чарада аның гаиләсе – тормыш иптәше Эльвира, уллары Алмаз һәм Адель да катнашты. Фәнис Загреевның улы Алмаз әтисе эзләреннән киткән, ул районның хоккей буенча җыелма командасы әгъзасы булып тора.
Очрашу йомгаклары буенча Чүпрәле районы командасы беренче урынны һәм турнирның кубогын яулады, Городище авылы командасы –икенче, Апас районы командасы өченче урынны алды.
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Ленар Хәлимов (Чүпрәле) – “Иң яхшы сакчы”, Дәниф Шәрәфетдинов (Городище) – “Иң яхшы һөҗүмче”, Раил Фәхретдинов (Апас) – “Иң яхшы капкачы” һәм Ранис Сабиров (Чүпрәле) – “Иң яхшы уенчы” дип танылды.
Барлык призерлар һәм иң яхшы уенчылар Грамоталар, кубок, статуэткалар, акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Турнир хөкемдарлары да бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев