Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә эшмәкәрләр белән эшлекле очрашу узды

Район эшмәкәрләре өчен кирәкле очрашу оештырылды. Анда эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары, 2023-2024 елларга эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында килеп туган проблемалар һәм районда эшмәкәрлекне үстерү буенча бурычлар турында фикер алыштылар.

 

Пленар утырышка кадәр кунаклар районның сәнәгать паркында урнашкан “Формпласт”, “Технотрейд” җәмгыятьләрендә һәм “Исток” кооперативында булдылар, андагы эш белән таныштылар.

ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясенең беренче вице-президенты Роберт Закиров, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Рафик Шәйхетдинов, ТР Инвестиция-венчур фонды каршындагы “Унипарк” җәмгыяте генераль директоры Марат Шакиров, пленар утырышта бизнесны үстерүдә иҗтимагый институтларның роле, бизнеста технологик, азык-төлек һәм идарә инновацияләрен куллану, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары территориясендә предприятиеләр төзү һәм урнаштыру мөмкинлекләре кебек мәсьәләләргә тукталдылар. Алар район эшмәкәрләренә үз советларын булдырырга, утырышлар үткәрергә, проблемалар турында фикер алышырга һәм әлеге проблемалы мәсьәләләр белән ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр. “Иҗтимагый оешмаларның роле бик зур, без проблемаларны һәм актуаль мәсьәләләрне бергәләп кенә хәл итә алачакбыз",-дип билгеләп үттеләр.

Очрашу барышында Данис Айнуллов кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде. Бизнес вәкилләре ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында да белделәр.

Чара ахырында кунаклар эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр.

Рафик Шәйхетдинов, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты:

- Безнең Чүпрәле районына визитыбызның максаты җирле эшмәкәрләренең тәҗрибәсен өйрәнү, райондагы сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышу иде. Без сөйләштек, бүгенге көндә булган проблемаларны тикшердек, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү кирәклеге турында әйттек. Бу эшнең ахыры түгел, киресенчә, уртак эшебезнең башы гына.

Илмир Измайлов, Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары:

- Без бу ассоциация белән алга таба да хезмәттәшлек итәрбез, дип уйлыйм. Мондый очрашулар киләчәктә дә оештырылачак. Бездә яшь эшмәкәрләр, киләчәктә үзләрен эшмәкәр итеп күргән яшьләр бар. Ассоциациянең күпьеллык эш тәҗрибәсен өйрәнеп, аларның ярдәменә таянып, бергә эшләргә телибез. Ассоциация эшмәкәрләргә үз продукциясен сатуда, элемтәләр урнаштыруда ярдәм итә. Бу безнең эшкуарларга бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев