Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Цильна» җәмгыяте урып-җыю эшләрен тәмамлады

Басуларның һәр гектарыннан уртача 61.1 центнер уңыш җыеп алынган.

Әлеге җәмгыять уңганнары бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар ашлыгын амбарларга саклауга куйды, урып-суктырылган участокларның саламын җыйды, җирләрне көзге чәчүгә әзерләде, сукалап куйды.

— Быел без бөртекле культураларны 2090 гектарда үстергән идек. Сортларны сайлап алу, кырчылыкта алдынгы технологияләрне куллану, агротехник чараларны үзвакытында үткәрү үзенең нәтиҗәләрен бирде,- ди «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров. — Игенчелектә тиешле дәрәҗәдә уңыш алу өчен җәмгыятьнең белгечләр звеносы ел әйләнәсе эшли. Уракны кыска срокларда һәм югалтуларсыз тәмамлау өчен бу эшкә җәлеп ителгән һәркем көнне-төнгә ялгап эшләде, аларга олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм, — ди җәмгыять җитәкчесе.

Алдынгы технологияләрне кулланып эшләү һәм игенчеләрнең тырыш хезмәте бәрабәренә басуларның һәр гектарыннан уртача 61.1 центнер уңыш җыеп алынган.

Комбайнчылар Илгиз Миначев (ярдәмчесе Дамиль Алимов), Фәнис Вәлиев (ярдәмчесе Илназ Нуруллин), Рәфик Шәйдуллов (ярдәмчесе Илназ Фәхретдинов), Камил Камалов (ярдәмчесе Алмаз Ахметзянов), Фәнис Хәйруллин (ярдәмчесе, улы Ранис Хәйруллин), шоферлар Әсхат Җамалетдинов, Ильнур Алимов, Марат Садеев, Фәнис Хәкимов, Алексей Марков, Владимир Макаров һәм Вячеслав Ижегеров һ.б. тырышлыгы белән ындыр табагына 11573 центнер ашлык кайтарылган. 

Бу вакытта кырларда киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртелә.

Рәфик Шәйдуллов:

— Җәмгыятьтә мин армиядән кайткач ук, 1981 елда, эшли башладым. Башлап «Нива», «Дон-1500», «Кейс» комбайннарында эшләдем, соңгы 8 елда исә «Тукано» комбайны белән уракта катнашам. Хезмәт итү өчен бөтен шартлар тудырылган, Барис Аппаувич урак барышында һәр көн диярлек яныбызга килде, хәлләрне белешеп торды. Мондый игътибар булганда тырышып эшләргә тырышабыз, билгеле.

Илназ Фәхретдинов, комбайнчы ядәмчесе:

— Быел мин 11нче сыйныфны тәмамладым. Остазым — Рәфик абый Шәйдуллов. Аның ярдәмчесе булып бел икенче сезон эшләдем. Үткән ел да хуҗалык буенча алдынгы урында идек, быел да бирешмәдек. Урак эшләренең тиз арада төгәлләнүенә дә куандым, чөнки укулар башланачак. Киләсе ел урагында да катнашырга хыялланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев