Чүпрәледә “Цильна” җәмгыяте беренчеләрдән булып печән әзерләү эшенә кереште
Печән җыюда, терлек азыгы әзерләүдә иң җаваплы чор июнь-июль айлары.
“Цильна” җәмгыятендә 3100гә якын баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 900ен савым сыерлар тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәсе килә, район хуҗалыкларында савылган сөт күләменең шактый өлеше “Цильна” җәмгыятенә туры килә.
Җәмгыятьтә малларга печән әзерләүнең барышы белән кызыксындык. Басуда Ринат Юсупов, Рәмис Айнуллов, Фәргать Аббазов, Фәрит Әхмәтҗанов, Геннадий Щипков “МТЗ-82” һәм “МТЗ-80” тракторларына чапкычлар элеп 140 гектар мәйданны биләгән костерка печәнен чаптырып бетергәннәр.
Эшләр җәмгыятьтә бер-берсенә ялганып бара. “МТЗ-80” тракторларына “ГВК – 6” маркалы печән әйләндергечләр таккан Геннадий Щипков һәм Искәндәр Хуҗиев беренче көннәрдә чаптырылган теземнәрдәге кипкән печәнне әйләндерү эшенә керешкәннәр иде. Соңыннан исә теземнәрдәге кипкән печәнне уңган механизаторлар рулоннарга чорнатачаклар һәм ул азык утарына кайтарылачак.
Җәмгыять директоры Барис Гафуров әйтүенчә, терлекчелек табыш бирсен өчен маллар алдында тәүлек буе сыйфатлы азык булырга тиеш. Җитәкче сүзләренчә, “Цильна” хуҗалыгында маллар өчен кышкы чорга ким дигәндә 20 мең тонна силос, 20 мең тонна сенаж һәм 1,5-2 мең тонна печән әзерләргә кирәк. Җәмгыятьтә бүгенге көндә 1,5-2 елга җитәрлек азык запасы бар.
Белешмә
Мал-туарны уңышлы кышлату өчен район буенча (шәхси хуҗалыклардан тыш) 5665 тонна печән, 41256 тонна сенаж, 43050 тонна силос әзерләү планлаштырыла. План буенча районда малларны кышлату чорына һәр баш терлеккә уртача 38 центнер азык берәмлеге тупланырга тиеш.
Районда “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыяте район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып сенаж салу эшенә кереште. Биредә башлап Зур Аксудагы азык утарындагы базларга сенаж салына башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 майга алынган мәгълүматларга караганда, “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятендә 3916 тонна яхшы сыйфатлы сенаж базларга салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев