Чүпрәледә чәчүлекләрне тикшерделәр
Махсус комиссия язгы кыр эшләренә йомгак ясады
Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, идарәнең кырчылык һәм механикалаштыру белгечләре, «Россельхозцентр» ның район бүлеге начальнигы Исламетдин Низамов, үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау буенча агроном Илгиз Азизов, урыннардагы хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш агрономнар катнашты. Комиссия чәчүлекләрне карап, язгы кыр эшләренең сыйфатына бәя бирде.
Тикшерү җаваплылыгы чикләнгән «Агро Вест» җәмгыяте, крестьян-фермер хуҗалыгы кырларын караудан башланды, аннан соң «Цильна» җәмгыятендә, «Чүпрәле Рассвет агро» кырларында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов билгеләп үткәнчә, райондагы... гектар чәчүлекләрнең ... гектарын — арпа, ... гектарын — сабан бодае, ... гектарын — бөртек кукурузы, ... гектарын — шикәр чөгендере, ... гектарын — көнбагыш, ... гектарын рапс һәм башка культуралар били. Быелгы яз бик үзенчәлекле булуга карамастан, игенчеләр кыр эшләренә вакытында керешкән.
Язгы кыр эшләре технологик таләпләрне үтәп башкарылган. Көзге айларда туфракны сыйфатлы итеп эшкәртү, чәчү чараларын үзвакытында уздыру, минераль ашламалар кертү, көзге культураларны өстәмә тукландыру мул уңышка ышанычны арттыра. Чәчү бер хәл, аннан соң корткычларга, авыруларга каршы көрәшергә, тамырдан өстәмә тукландырырга, рәт арасын эшкәртергә дә кирәк. Бу максаттан, хәзерге вакытта чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш дәвам итә.
— Бүгенге көндә туфракта дым җитәрлек. Хәзер барлык көчне чәчүлекләрне карауга, күпьеллык үләннәрнең беренче катын тиз арада чабып алуга юнәлдерергә кирәк, — ди Тәлгать Халитов.
Язгы кыр эшләрен кайсы хуҗалыкның ничек башкарганы, иң яхшы чәчүлек ияләренең исемнәре атна ахырында узачак Сабантуй бәйрәмендә игълан ителәчәк.
ФОТОЛАР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев