Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Борындык элеваторының 2025 урагына әзерлеге тикшерелде

Тикшерү барышында предприятие белгечләре ашлык кертүне рәсмиләштерү һәм кабул итү тәртибе, кабул итү кагыйдәләре, ашлык пробаларын алу һәм формалаштыру ысуллары турында сөйләделәр.

Моңарчы «Борындык», аннан соң «Чүпрәле» ашлык кабул итү элеваторы, 2018 елдан башлап «Государев Амбар» дип атала башлаган икмәк кабул итү предприятиесендә республика авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясе эшләде.

Комиссия элеваторның ашлык кабул итүгә әзерлеген, хезмәткәрләрнең эш шартларын, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Рәзинә Мөхетдинова җитәкчелегендә һәм үз составында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ филиалы директоры Татьяна Менликееваны, «Ак Барс» ХК генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Абдуллинны, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле Ранил Әхмәтшинны берләштергән комиссия, предприятиенең генераль директоры Вәсил Сәлахов һәм башка белгечләр белән берлектә, ашлык киптергечләр, складлар, авто күтәргечләрнең әзерлеге, теркәү журналлары һәм янгынга каршы чаралар белән таныштылар.

Тикшерү барышында предприятие белгечләре ашлык кертүне рәсмиләштерү һәм кабул итү тәртибе, кабул итү кагыйдәләре, ашлык пробаларын алу һәм формалаштыру ысуллары турында сөйләделәр. Комиссия әгъзалары, шулай ук, җитештерү-технологик лабораториядә дә булдылар һәм лабораториянең приборлар белән тәэмин ителеше белән таныштылар.

Әйтергә кирәк, икмәк кабул итү предприятиесенең барлык объектларында да территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарылган. Комиссия элеваторның 2025 елгы яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген югары бәяләде.

Җәмгыятенең директоры Васил Сәлахов әйтүенчә, ашлыкны бирегә безнең район хуҗалыкларыннан да, тирә- күрше районнардан да, Ульян өлкәсеннән дә китерәләр. Элеватор һәр елны тулы куатенә эшли. Монда он тарттыру комплексы да бар, терлекләр һәм кош-корт өчен төрле катнашмалар кушып катнашазык та әзерлиләр. 

Кадрларга да кытлык юк, 200дән артык кеше хезмәт куя предприятиедә. 
Комиссия барлык объектларны карап чыкканнан соң элеватор коллективының эшенә югары бәя бирде.

-Урак өсте барыбыз өчен дә җаваплы чор. Шушы кадәр хезмәт куеп, тир түгеп үстерелгән ашлыкның кадеренә чик юк. Аның бер бөртеге дә югалмасын һәм сыйфатлы саклансын өчен без барысын да эшләргә тиешбез,- ди предприятие җитәкчесе Васил Сәлахов.

Чара барышында, шулай ук, предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләре дә билгеләп үтелде һәм бүләкләнде.
Бертөркем хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рәхмәте, "Ак Барс холдинг компаниясе«нең күкрәк билгесе, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале һәм Рәхмәте, «Государев Амбар» җәмгыятенең Мактау грамотасын алдылар. 

Үткән ел дәвамында иң яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткәннәре, җитештерү йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәүләре, җитештерүнең югары нәтиҗәлелеге, хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәгәннәре өчен бертөркем хезмәткәрләр предприятиенең Почет тактасына да кертелде. 

Чарага, шулай ук, предприятиедә озак еллар хезмәт иткән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар да чакырылган иде, аларга да бүләкләр тапшырылды.

— Предприятиене комиссия белән кабул итүгә зур җаваплылык белән әзерләнгәнегез күренеп тора. Барыгызга да башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт. Бөтен җирдә тәртип, складлар чистартылган, дезинфекция үткәрелгән, барлык агрегатлар һәм киптерү җайланмалары эшли, элеватор 2025 елгы яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә 100 процентка әзер, — диделәр комиссия әгъзалары, чарага йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев