Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Беренчеләр хәрәкәте«нә кабул итү тантанасы булды

Чара флешмоб белән төгәлләнде.

«Талантлар планетасы» балалар иҗат йортында районыбызның беренче остазларын һәм укучыларны "Беренчеләр хәрәкәте«нә кабул итү тантанасы булды. 

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов, төбәк бүлегенең баш белгече Лиана Рафикова һәм безнең районның «Беренчеләр хәрәкәте» остазлары катнашты.

Остазлар яшьләргә үрнәк һәм өлкәннәргә таяныч булырга, белемгә һәм тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамга омтылырга, буыннар хәтерен сакларга, яраткан Ватаныбыз файдасына хезмәт итәргә ант бирделәр. Аларга значоклар, команданың бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерүче, берләштерүче беләзек тапшырылды.

Тантана вакытында остазларга видео аша ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов та мөрәҗәгать итте.

— Беренчеләрнең хәрәкәте — бүген безнең илдә булган яңа чынбарлык. Сез яшьләрне тәрбияләячәк, бөек Ватаныбызның чәчәк атуына беренче ташларны салачак остазлар, — диде ул. 

Остазга кабул итү тантанасыннан соң районыбызның иң актив балаларын "Беренчеләр хәрәкәте"нә кабул иттеләр.

Чара флешмоб белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев