Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә бер сыерга туры килгән савым күләме арткан

2022 ел нәтиҗәләре

 “Молко-Чүпрәле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә “Яңа чакырулар: нәтиҗәле сөт терлекчелеге” темасына семинар-киңәшмә булды. Киңәшмә барышында, терлекчелек тармагының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак та ясалды.

Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, агроидарә белгечләре, район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдинов катнашты. Чарага хуҗалыклар җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре һәм КФХ башлыклары да чакырылган иде.

Семинарның беренче практик өлешендә Зур Аксу авылында эшли башлаган “Терлек азыгы үзәге” эше белән таныштылар. Андагы моноазык әзерләү процессын күрсәттеләр. Әлеге үзәкнең “Молко-Чүпрәле”нең барлык малларын да баланслы азык белән тулысынча тәэмин итүе нәтиҗәсендә сыерлардан тәүлеклек савым 5 килограммга арткан.

Һәркемгә мәгълүм, әлеге оешма районда яңа гына эшли башлады. Һәм аларда бөтен эш тә заманча итеп оештырыла. Таналарны да  синхронлаштыру юлы белән орлыкландыру башлаганнар. Моның өчен технологияләргә туры китереп манежлар төзелгән.

Җитештерү цехында җәмгыятьнең баш ветеринария табибы малларны эпизоотиягә каршы эшкәртүнең технологик картасы, кулланылучы препаратларның нәтиҗәлелеге, сөт кухнясы эше, 6 айлык чорга кадәрге бозауларны карау һәм ашату технологиясе белән таныштырды. Чебоксар шәһәреннән килгән белгеч Евгений Чернов терлекчелек объектларында микроклимат булдыру һәм вентиляция системасын эшләтүнең никадәрле әһәмиятле булуы турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше Яңа Элмәле мәдәният йортында дәвам итте. Анда хуҗалыкларда терлекчелек торышын анализлап идарәнең агроконсультанты Айваз Абязов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2022 елның 12 аенда районда 20 мең 448 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыерга исәпләгәндә 5 мең 542 кг сөт савылган (үсеш + 455 кг, ягъни 109%). Иң күп сөт «Цильна» хуҗалыгында савылган - узган елга караганда 453 тоннага артыграк. Районда җитештерелгән сөт күләменең яртысыннан артыгы аларга туры килә һәм бу уңай динамика күрсәткән бердәнбер хуҗалык.

Фермер хуҗалыкларында барлыгы 2477 тонна сөт җитештерелгән (2021 ел белән чагыштырганда 168 тоннага кимрәк). “Агро-Вест” хуҗалыгында 623 тонна сөт җитештерелгән, 2021 ел белән чагыштырганда 129 тоннага ким. Ә 2023 елның январь ае күрсәткечләре исә хуҗалыкта сәт җитештерүнең артуын күрсәтә -120%. Алда да әйтеп үткәнемчә, “Молко-Чүпрәле” җәмгыятендә сыйфатлы азык әзерләнгән,югары сыйфатлы катнаш азык сатып та алынган. Алар, шулай ук, түбән продуктлы терлекләрдән дә “котылганнар”. Шуның нәтиҗәсендә 8 айда 4975 тонна сөт савып алганнар.

Шуңа да карамастан, мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметү ит җитештерү өлкәсендә тискәре йогынты ясаган. Район буенча 2022 елда 2021гә караганда 79% кына ит җитештерелгән - 14103 тонна. Тәүлеклек уртача артым 710 граммны тәшкил иткән (2021 елда ул 759 грамм булган).  Бу өлкәдә дә бары тик “Цильна” җәмгыятендә генә уңай динамика күзәтелә – аларда ит терлегенең уртача тәүлеклек үсеше 877 грамм булган. Мал симертүдә актив эшләгән крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. “В.П.Карабаев”, мәсәлән, ит җитештерүне 117 процентка, А.С.Хәлилов 111 процентка арттырган. Үткән елда район буенча 5016 баш бозау туган, бу күрсәткеч тә 2021 ел белән чагыштырганда 386га ким. “Цильна” җәмгыятендә , киресенчә, 99 башка, “Агро-Вест”та 12 башка артык.

Айваз Абязов үзенең чыгышында агымдагы елда субсидия алу шартларына да тукталды. Үткән ел субсидияләр компенсация буларак бирелгән булса, 2023 елда сөткә субсидияләр стимуллаштыручы чара буларак биреләчәк. Мөгезле эре терлекләрнең 1 кг тере массасы өчен дә субсидия булачак быел. Аның ставкасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә расланачак, ди.

Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Айрат Иматдинов та ветеринария өлкәсендә 2023 елның 1 сентябреннән яңа закон эшли башлаячагы турында белдерде. Әлеге закон нигезендә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары маркировкаланырга (биркаланырга һәм исәпкә алынырга) тиеш. 2022 елның 1 сентябрендә “Терлек суюга һәм иткә ветеринария-санитария экспертизалары билгеләү һәм уздыру буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау турында”гы боерык нигезендә маркировкаланмаган (биркасы булмаган) терлекләрне сую тыела.

Семинар-киңәшмә ахырында агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов чыгышы да тыңланды. Район башлыгы Марат Гафаров семинар-киңәшмәгә йомгак ясады һәм 2023 елга бурычлар билгеләде.

Киңәшмә барышында «Амосов А.Н.» КФХ башлыгы Алексей Амосовка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәне, кече буынны әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев