Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә БДД буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Утырыш барышында районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов ачты hәм алып барды.

Утырыш эшендә, шулай ук, район башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Олег Гайнетдинов, бүлек начальнигы урынбасары - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция начальнигы, полиция майоры Ранис Латыйпов, ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары урынбасарлары катнашты. Утырыш көн тәртибенә безнең юлларда иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы сораулар куелган иде.

“Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү буенча өстәмә чаралар һәм 2023 елга бурычлар" турында Анатолий Михайловның чыгышы тыңланды.

Анатолий Михайлов билгеләп үткәнчә, 2023 елның 8 мартына Чүпрәле районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре, аннан зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар теркәлмәгән.

Ул, шулай ук, исерек шоферларны ачыклау, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кебек башка көнүзәк мәсьәләләргә дә тукталды.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов районда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм ЮИД эшчәнлеген үстерү буенча алып барылган эш турында сөйләде.

Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин “Зур габаритлы һәм авыр йөкләрне автомобильдә йөртүгә махсус рөхсәтләр бирү" системасының геомәгълүмати модуленә җирле әһәмияттәге автомобиль юллары турында мәгълүмат кертүгә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды һәм 2023 елның 15 мартына әлеге мәсьәләләр хәл ителергә тиешлеген билгеләп үтте.

Үз чыгышында “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” директоры урынбасары Артем Солдатов 2022 ел йомгаклары буенча техникумда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм агымдагы елга бурычларга тукталды.

 “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең авырлык һәм габарит контролен тәэмин итү бүлеге башлыгы Олег Космаков  муниципаль берәмлекләр территориясендә автомобиль юлларын төзекләндерү һәм саклауны тәэмин итү мәсьәләләрен телгә алды.

Утырыш барышында, шулай ук, автомобиль юлларындагы чокырларны тигезләү, юлларда билгеләр кую, яңарту кебек башка мәсьәләләр дә каралды. Район прокуроры Олег Гайнетдинов җәяүлеләрнең үтү урыннарының һәм тротуарларның вакытында чистартылырга тиешлеген ассызыклады.

Ахырда Данис Сатдинов һәр службага караган бурычларның үтәлергә тиешлеген, шул вакытта гына район юллларында иминлек тәэмин ителәчәген әйтеп, утырышка йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев