Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә БДД буенча комиссия утырышында яртыеллыкка йомгак ясалды

Утырышта районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Район Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды.

Утырыш эшендә, шулай ук, район прокуроры Олег Гайнетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы Артем Абрамов, район ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Шәрәпов, мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм комиссия составы катнашты. Утырыш көн тәртибенә безнең юлларда иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы сораулар куелган иде.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул 2023 елның 6 ае йомгаклары буенча республикада җирле әһәмияттәге автомобиль юлларындагы аварияләрнең торышы турында сөйләде.

Докладчы билгеләп үткәнчә, быелның 6 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан территориясендә 1510 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 114 кеше һәлак булган һәм 1826 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 43кә арткан, шул ук вакытта һәлак булучылар саны 14 кешегә һәм яраланучылар саны 8гә кимегән. Җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 1106 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 38 кеше һәлак булган һәм 1290 кеше яраланган. Җирле автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып бәрелешү һәм җәяүлеләргә бәрелү тора.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Шәрәпов үзенең чыгышында районда җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында аварияләрнең торышы һәм алдагы утырышларда куелган бурычларны үтәү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. 2023 елның 6 аенда Чүпрәле районында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 1 кеше яраланган. Районда җирле автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып машина белән әйләнеп каплану һәм юлдан төшеп китү тора.

Үзенең чыгышында ул, шулай ук, кичке һәм төнге вакытта балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларның булуы, куркынычсызлык каешларын куллану кебек мәсьәләләргә дә тукталды.

Утырыш барышында шулай ук балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, мәктәп маршрутлары хәрәкәтен оештыру (йорт-мәктәп-йорт) һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык белән профилактик эш мәсьәләләре дә каралды. Шулай ук 1 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгечләре белән берлектә балалар өчен «Иминлек дәресләре» үткәрергә тәкъдим ителде.

Соңыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов утырышка йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев