Чүпрәледә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр
Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чара үткәрелде.
Чара «Батырлык атналыгы», Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды.
Анда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укучыларга машина йөри торган юл аша куркынычсыз чыгу, җәяүлеләр өчен кагыйдәләр, иминлек каешларын куллану, яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда киеп яки тагып йөрү кирәклеге турында искәрттеләр.
Очрашу барышында, шулай ук, балаларга 2024 елның 12 аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы китерелде. Шулай ук, укучыларга мототранспорт белән идарә итү буенча административ җаваплылык каралган булуы турында да сөйләделәр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән әлеге чара вакытында Иске Чокалы мәктәбе укучысы Латифа Якуповага «Сакла» порталында олимпиадада актив катнашканы өчен Диплом һәм "Ситилинк«тан 2000 сумлык бүләк сертификаты да тапшырылды.
Укучыларга «Кышкы иминлек» видеодәресен күрсәтелде һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар таратылды.
Чара балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев