Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Бала — төп пассажир» акциясе узды

Акция пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән иде.

21 августтан алып 10 сентябрьгә кадәр игълан ителгән «Игътибар-балалар!» оператив-профилактика чарасы кысаларында районда ЮХИДИ инспекторлары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе белән берлектә «Бала — төп пассажир» акциясе үтте. Автоинспекторлар билгеләп үткәнчә, һәр шундый акция берничә баланың гомерен саклап кала ала.

Әлеге чара пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре машина йөртүчеләрне 12 яшькә кадәрге балаларны автомобиль салонында йөрткәндә махсус тоткарлау җайланмаларын кулланырга мәҗбүр итә.

Реклама

Акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар өчен махсус утыргычлар һәм балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык каешларын куллану буенча автомобильләрне тикшерде, шулай ук, ата-аналарга балаларны автомобиль салонында йөрткәндә тотып торучы җайланмаларны куллану кирәклеге турында искәрттеләр.

Акция барышында машина йөртүчеләргә, ата-аналарга белешмәлекләр, ә яшь пассажирларга яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев