Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә бадминтон буенча ярыштылар

Турнирда районның иң көчле бадминтончылары көч сынашты.

«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында һава-десант гаскәрләре көненә багышланган бадминтон буенча ачык турнир узды. Спортчы-бадминтончылар катнаш парлы категориясендә уйнадылар

Бадминтон буенча турнир, шулай ук, бадминтонны популярлаштыру һәм үстерү, спорт осталыгы дәрәҗәсен арттыру, иң көчлеләрне ачыклау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында үткәрелде. 

Чүпрәле районында бадминтон федерациясе президенты Сингх Раджеш Кумар спортчы-бадминтончыларны җылы сәламләп, матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләде.

Реклама

Турнирда барысы да үзләрен лаеклы күрсәттеләр, һәркем иң яхшы уенчы исеме өчен көрәште.

Ярыш нәтиҗәләре буенча катнаш пар категориясендә (ир-ат һәм хатын-кыз) 1 урынны Сингх Раджеш һәм Айгөл Яфизова яулады, 2 урын — Эрнест Насибуллин һәм Ралина Мөдәрисова, 3 урын — Виктор Петухов һәм Елена Ахмукова. Ә парлы категориядә (ир- ат һәм ир- ат) 1 урында — Дилүс Мәүлиханов һәм Рәсим Нуртдинов; 2 урында — Айнур Нуртдинов һәм Сингх Раджеш, 3 урында — Эрнест Насибуллин һәм Виктор Петухов.

Җиңүчеләр Грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев