Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган семинар узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган семинар узды

Районыбызда да, республиканың башка районнарындагы кебек, үз эшен башлап җибәргән фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр күп.

Моңа мисал буларак, үткән атнада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган семинар-киңәшмә торды.

Аның эшендә район башлыгы Марат Гафаров,  аның урынбасары Алексей Ярухин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Ильмир Измайлов, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

эшлекле активлыгын арттыруга багышланган семинар узды

Иске Кәкерле авыл җирлеге–үрнәк буларак...

Семинарны үткәрү мәйданчыгы буларак Иске Кәкерле авыл җирлеге сайланды һәм бу тикмәгә түгел. Әлеге җирлектә яшәүче халык һәрвакыт хезмәт сөючәнлекләре белән үрнәк булып торды һәм бүген дә биредә төрле юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Ә иң сокландырганы–һәр эшчәнлек кешеләрнең үз теләкләре, үз көчләре белән алып барыла. Семинарда катнашучылар моның шулай икәнлегенә инанып, авылда үз эшләре белән көн күргән кешеләренең тәҗрибәсе белән таныштылар.

Маршрутның беренче ноктасы җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Альфат Җәлалетдинов хуҗалыгы булды. Моннан берничә ел элек гаилә башлыгы җиләкне бәрәңге бакчасында үстерә башлый. Тора-бара, бәрәңге бакчасы участогы тулаем җиләк үстерү өчен кулланыла. Бүген исә гаилә янәшәдәге җирләрне дә җиләк үстерүгә көйләгән, алга таба тагын да җәелергә планлаштыралар. Җәлалетдиновлар бу эшне үз гаиләсе белән башкара, сезон вакытында эшчеләр җәлеп итәләр.

–Барысы да үз көчебез, үз акчабыз белән булдырылган. Иң мөһиме–сорау бар. Җиләгебез калмый да, хәтта Казаннан, күрше төбәкләрдән ишетеп, кайтып алалар. Район халкы да бик сорый, җиләк чәчәктә вакытта ук, шалтырата башлыйлар. Сорау булгач, халык та җиләгебезне яратып куллангач, күңлелләр күтәрелеп китә, тагын да эшләргә дәрт уяна,-ди гаилә башлыгы.

Икенче тукталыш–Мөдәррисовлар хуҗалыгы булды. Ринат абый Мөдәррисов гомере буе авылда механизатор хезмәтен башкарган хөрмәтле авыл өлкәне. Улы Азат бүгенге көндә Казанда гомер итсә дә, күңеле авыл тормышы белән яши. Төп нигездә, әти-әнисе йортында ул янгын сүндерү өчен җайлаштырылган пост булдырган. Моның өчен үз көче, үз чыгымнары белән элеккеге «Урал» автомашинасын кайтарган, әтисе аны көйләүдә, төзекләндерүдә ярдәм иткән.

Агымдагы елда Азат авыл җирлеге өчен ярдәмгә тагын бер техника – ДТ-75 тракторы кайтарган. Анысын да әтисе җайга салган, махсус терттереп йөрү җайланмасы белән дә җиһазландырылган ул, кышлыгын кар чистарту өчен дә бик кирәк булачак.

–Туган нигезгә, авылга еш кайтып йөрибез. Туган җиребезнең төзек, матур булуы, тәртиптә торуы – һәркайсыбыздан тора, дип уйлым. Шуңа да ярдәмем тисә, мин бәхетле,-ди Азат Мөдәррисов.

Киңәшмәнең төп өлеше исә авыл мәдәният йортында узды. Җирлекнең үсеше, яшәеше белән тулы доклад белән Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин чыгыш ясады. Җирлек составына Иске Кәкерле һәм Татар Төке авыллары керә. Биредә 790 кеше теркәлгән, шуларның 588е авылда яши. Эшкә сәләтле халык–308 кеше исәпләнә. Җирлектә барлыгы 458 йорт хуҗалыгы бар,-дип таныштырды ул.

эшлекле активлыгын арттыруга багышланган семинар уздыРөстәм Фатыйх улы сүзләренчә, җирле халык нигездә терлекчелек белән шөгыльләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 138 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 67се сыерлар. Төрле маркадагы 13 трактор исәпләнә. Җирлек территориясендә «Камараев Раил Ранилович» крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән, ул сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнә. Хуҗалык эшчәнлегенә 5 кеше җәлеп ителгән.

Авылдагы төзекләндерү эшләрендә якташларының, авылдашларының ярдәмен тоюны ассызыклады җирлек башлыгы. Соңгы биш елда Иске Кәкерле авыл җирлегендә 4 җәяүлеләр күпере төзекләндерелгән. Чик сакчыларына монумент булдырыган. Аны булдыруның инициаторы, оештыручысы һәм иганәчесе — шушы авылдан чыккан чик буе гаскәрләре ветераны Рамил Әсәдуллин.

– 2023 елда авыл үзәгендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча парк, күл барлыкка килде, – дип дәвам итте җирлек башлыгы. – 2024 елда авыл советы бинасы сафка басты. 2025 елда «Нурфасих» мәчетенә капиталь ремонт ясалды, «Миңнулла» мәчетендә җылылык һәм газ җиһазлары алыштырылды, фельдшер-акушерлык пунктына ремонт ясалды.

Дүрт зиратта чүп контейнерлары һәм алар өчен мәйданчыклар, ә берсендә кирәк-ярак куяр урын булдырылды. Быел 2 нче плотинаны ремонтладык, хәзерге вакытта тагын бер плотинаны ремонтлау эше дәвам итә. Үзара салым хисабына ел саен юллар төзелеше актив алып барыла. Зиратка кадәр 800 метр озынлыктагы юл салынды. Авыл эчендә  850 метр озынлыкта юл асфальтланды, бу өстәмә финанслау хисабына мөмкин булды,-диде Рөстәм Фаткуллин.

Җирлек башлыгы авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү өлкәсенә, мәдәни, спорт чараларына дә тукталды, киләчәккә планнар хакында әйтте.

Дәүләт программалары–төп ярдәмчеләр

Эшлекле активлыкны арттыруның төп инструменты булып дәүләт программалары тора. Алар турында Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Ильмир Измайлов җентекләп сөйләде. Семинар сораулар һәм җаваплар форматында узды.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, авыл халкының мәшгульлеге булырга тиешлеген ассызыклады. Бу җирлек җитәкчеләренең активлыгыннан да тора.

– Безнең район икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы, авыл тормышы тәшкил итә, шуңа да авыл кешесенең эшлеклелеген булдыру–бүгенге көннең өстенлекле бурычы. Моның өчен барлык шартлар да бар, программалар эшли, бары тик ярдәм итү, юнәлеш күрсәтү кирәк,-диде ул.

Марат Ринат улы, бүгенге көндә фермер хуҗалыгыннан тыш, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы үстерү–барысы да бизнес булдыру өчен менә дигән башлангыч булуын белдерде. “Үз шөгылең булу–ул гаиләнең имин киләчәген тәэмин итү”,-диде район башлыгы.

эшлекле активлыгын арттыруга багышланган семинар уздыСеминар-киңәшмә йомгаклары буенча районның авыл җирлекләре рейтингы да  билгеләнде. 2026 елның 9 ай күрсәткечләре буенча беренче бишлекне Шланга, Зур Чынлы, Алешкин-Саплык, Яңа Ишле һәм Звезда авыл җирлекләре алып тора.

Чара биш ел элек нигез салынган урман-паркта булу белән тәмамланды. 140 гектар мәйдандагы әлеге паркта 1 миллионнан артык үсенте утыртылган, булачак урманның уртасында күл казылган, анда балыклар җибәрелгән. Киләчәктә биредә халык һәм кунаклар  өчен ял итү урыны — «Тургай» паркы булдыру планлаштырыла. Семинарда катнашучылар авыл кешеләренең хезмәтенә хөрмәт йөзеннән һәм туган ягыбызны яшелләндерүдә үз өлешләрен кертү максатыннан бу көнне яшь туя үсентеләре  утырттылар.


Нет комментариев