Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Автосессия — 2023» бәйгесе узды

Бәйгенең район этабында Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары катнашты.

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында «Автосессия — 2023» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ярышларда техникумның 10 студенты катнашты: Сергей Байгушев, Михаил Монохин, Виктор Фомин, Рәсим Хәмидуллин, Владислав Копьев, Николай Лаврентьев, Иван Себиков, Анастасия Павлова, Григорий Борисов һәм Александр Кудряшов.

«Автосессия — 2023» студент яшьләре арасында район бәйгесе уку йортлары студентлары һәм урта махсус уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе һәм «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» тарафыннан үткәрелә.

Ярыш ике этапта узды. Беренче теоретик этапны техникумны Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында үткәрделәр. Уку аудиториясендә студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре буенча имтихан тапшырдылар. Әлеге сынау нәтиҗәләре буенча катнашучыларны аннан соңгы практик биремгә керттеләр.

Бәйгенең икенче этабы фигуралы йөртү булды, аны студентлар автодром территориясендә тапшырдылар.
Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция начальнигы Артем Абрамов, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы директоры Фәнил Яфизов җылы сәламләделәр. Алар барлык студентларга катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый бәйгеләрнең машина йөртү осталыгын, юлларда куркынычсызлыкны арттыруга ярдәм итүен билгеләп үттеләр, алга таба уңышлар һәм куркынычсыз юллар теләделәр.

Барлык сынау нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сергей Байгушев, 2 урынны Виктор Фомин, 3 урынны Михаил Монохин яулады.

Өч призерга да Казанда узачак «Автосессия — 2023» автомобильчеләр конкурсының зона этабында Чүпрәле районы данын якларга туры киләчәк.

Барлык призерларга җиңүче Грамоталары, кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучыларның калганнары да бүләксез калмады, аларга, шулай ук, катнашучы Грамоталары да тапшырылды. Бүләкләр «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге профилактика бүлегенең Буа бүлеге тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев