Чүпрәледә «Автомногоборье» бәйгесе узды
Бәйгедә техникумның 10 студенты көч сынашты.
Үткән атнада «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» базасында «В» категорияле машина йөртүчегә белем алучы студентлар арасында автомогоборье буенча республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Бәйге Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Буа бүлекчәсе һәм «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» белән берлектә үткәрелде.
Бәйгедә 10 студент: Матвей Егунов, Илнур Кәримов, Дмитрий Ледюков, Ксения Макарова, Роман Марков, Адель Нуртдинов, Раил Садеев, Вероника Чербунова, Станислав Чернов, Дмитрий Чугунов катнашты.
Бәйгедә катнашучылар теоретик имтихан (юл йөрү кагыйдәләрен белүне тикшерү) тапшыру, практик йөртү (автомобиль йөртү күнекмәләрен күрсәтү)буенча ике этапны да уңышлы үттеләр.
Бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерүдән башланды. Аннары ул автодромда дәвам итте, анда катнашучылар машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Соңыннан бәйге йомгаклары буенча ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Ике номинация буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 1 урынны Раил Садеев, 2 урынны Матвей Егунов, 3 урынны Роман Марков яулады.
Призлы урыннарны алган конкурсантларга җиңүче Дипломнары, медальләр, кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучы калган студентларга да катнашучы Дипломнары һәм бүләкләр бирелде.
Бүләкләр «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Буа бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән иде.
Бәйге булачак машина йөртүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә һәм юлларда аварияләр санын киметүгә ярдәм итә һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев