Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Автоледи-2024» бәйгесе узды

Исеменнән үк күренгәнчә, бәйге хатын-кызлар өчен оештырылды.

Район смотр-бәйгесе ел саен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактикалау бүлегенең Буа бүлекчәсе һәм «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» белән берлектә үткәрелә.

Машина йөртү осталыкларын Вероника Айсина, Ольга Майорова, Светлана Михайлова, Ольга Васильева, Ольга Симуллина, Альбина Җәббарова, Ләйсән Яфизова, Елена Романова, Ольга Портнова һәм Александра Яковлева күрсәттеләр. Яшь автоледилар җиңел машиналар фонында тагын да гүзәлләштеләр кебек. Аларны җиңү теләге һәм руль артындагы хатын- кызның намуслы һәм үрнәк алырлык шофер булуын күрсәтү кебек уртак сыйфатлар берләштерде.

Кызлар башта компьютерларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен никадәрле белүләрендә сыналдылар. Икенче этап барышында үз автомобильләрендә автодромда фигуралы йөртү, бокска керү, параллель парковка һ. б күнегүләр комплексын башкардылар.

Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция начальнигы Артем Абрамов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлеге Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова бар иде. 

Ике этап нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Ольга Симуллина яулады һәм аңа Чүпрәле районының «Автоледи-2024» титулы бирелде, 2нче урынга Вероника Айсина, 3нчелеккә Ләйсан Яфизова, 4нче-5нче урынга Ольга Васильева һәм Ольга Портнова лаек булды.

1, 2, 3 урыннарны яулаучылар кыйммәтле призлар, Грамоталар, 1, 2, 3 дәрәҗә медальләр һәм кубоклар, 4, 5 урыннарга лаек булучылар бүләкләр һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр. Бүләкләр «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан әзерләнгән иде.

Район этабы җиңүчесе Ольга Симуллина август башында Казан шәһәрендә узачак республика этабында район данын яклап катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев