Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә «Артемьев В. Н» хуҗалыгында урып-җыю эшләре тәмамланып килә
Район буенча 64,4 процент мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.
Без «Артемьев В. Н.» хуҗалыгына килгәндә Александр Алексеев, Николай Алексеев һәм Николай Карусев җитәкчелегендәге «Дон-1500» комбайннары 125 гектар мәйданны биләгән бодай басуында эшлиләр иде.
Механизаторлар ел әйләнесе төрле маркадагы техника белән хуҗалыкта хезмәт куялар, иртә язда җирләрне сукалыйлар, аннан чәчәләр, җәен уҗым культураларын эшкәртүне дә шушы егетләр башкара, көзен исә уңышны җыеп алалар, кышын техниканы төзекләндерү эшләрен башкаралар.
«Артемьев В. Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы үзенең эшчәнлеген 2010 елдан башлап җибәргән, ул вакытта хуҗалык карамагында 100 гектар җир булган, бүген инде 900 гектарга якын чәчүлек җирләре бар. Бодай культурасын хуҗалыкта 450 гектар мәйданда чәчкән булганнар, солы — 50, арпа культурасы 400 гектар мәйданны биләгән. Арпаның һәр гектары 28 центнердан артыграк, солы — 32 ц/га уңыш биргән, ә бодай культурасының һәр гектарыннан 30 центнер уңыш чыга.
— Быел уңыш, үткән ел белән чагыштырганда, әллә ни мактанырлык түгел. Июнь аендагы салкыннар, кыраулар, үсемлекләр өчен кирәкле вакытта яңгырның яумавы, әлбәттә, уңышка тискәре тәэсир итте. Шуңа да ашлыкның һәр бөртеге кадерле. Егетләр дә иртәдән алып кичкә кадәр тырышып эшлиләр, аларга минем рәхмәттән башка сүзем юк,-ди хуҗалык җитәкчесе Виктор Артемьев.
Хуҗалыкта пай җирләре өчен исәп-хисап ясалган, хезмәт куючы эшчеләргә дә печән, салам рулоннары кайтарып бирелгән. Комбайннар суктырган ашлыкны ындыр табагына «КамАЗ» автомобилен идарә итүче Алексей Исаев һәм «ЗИЛ» маркалы машинаны идарә итүче Анатолий Григорьев ташып торалар.
Белешмә
Район буенча 64,4 процент мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 августка алынган мәгълүматларга караганда, 25533 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылганҺәр гектардан чыккан уңыш уртача 35 центнерны тәшкил итә.
«Цильна» җәмгыятендә, «Мәхмутов И. Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тәмамланды.
«Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә 8846 гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган.
Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 42,3 центнер уңыш бирә. «АгроТрансПорт» җәмгыятендә исә 860 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 39,5 центнер уңыш чыга. «Агро-Вест» җәмгыятендә 1979 гектардагы ашлык урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 20,9 центнерны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев