Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Җәяүле” операциясе бара

Чара 15 сентябрьдә старт алды һәм агымдагы елның 28 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

“Җәяүле” оператив-профилактик чарасы җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә бертөркем профилактик чаралар үткәреләчәк, яктылыкны кайтаручы элементлар киюгә игътибар биреләчәк.

- Операция үткәрү чорында җәяүлеләр кичүендә кагыйдәләрне бозган машина йөртүчеләргә зур игътибар биреләчәк. Моннан тыш, тиешле булмаган урында юл йөрү өлешен кисеп үтүче җәяүлеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак. Җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәләренең иң күп очрагы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күпчелек очракта бу киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуңа күрә яктылыкны кайтаручы элементларга игътибар юнәлтеләчәк, - ди бу уңайдан эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Белешмә

Агымдагы елның 8 аенда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 44 кеше һәлак булган, бу исә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарның 22,1 процентын тәшкил итә. Җәяүлеләр кичүендә 257 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 259 кеше яраланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев