Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә агач үсентеләре утыртылды

Үткән атнада Иске Чүпрәле авылының элеккеге Сабантуй үтә торган мәйданчык янындагы күпергә төшә торган урында нарат үсентеләре утыртылды.

Бу урам буйлап нарат үсентеләре утыртып, урамны яшелләндерү эшенең инициаторы булып Иске Чүпрәле авылында гомер итүче хезмәт ветераны Абделхарис Абделхак улы Алимов тора. 

Хөрмәтле хезмәт ветераны моннан берничә еллар элек Кадер чишмәсен төзекләндереп, тирә-ягына куаклар утырту инициативасы белән чыккан иде. Бүген икенче сулыш алган чишмә яны танып булмаслык итеп үзгәргән, чишмәдән саф су агып тора, анардан Иске Чүпрәле авылы халкы гына түгел, башка авыллардагы кешеләр дә килеп су алып китәләр, сихәтен дә күрәләр икән.

Монардан тыш, чишмә янындагы болында балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырылган, анда балаларга рәхәтләнеп уйнау өчен бөтен шартлар да тудырылган. Чишмә янында исә килгән кешеләргә ял итү өчен матурлап ясалган скамейкалар куелган. «Чишмәгә су алырга килгәч, рәхәтләнеп утырып ял итәбез, саф һава сулыйбыз. Рәхмәт халык өчен менә шундый уңайлыклар булдыручыларга» диләр райондашлар.

— Менә шушы күпергә төшә торган юл кырыена агачлар утырту уе күптән борчый иде инде мине. Район башлыгы Марат Гафаров та мине хуплады, агач үсентеләре кайтартачаклары турында ышандырды. Һәм менә, ниһаять, минем хыялым чынга аша. Туган ягымның яшеллеккә күмелеп утыруын күрү миңа куаныч китерә,-ди хезмәт ветераны.

Нарат үсентеләрен исә «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» директоры киңәшчесе Светлана Михайлова җитәкчелегендәге 2нче курс студентлары утырттылар. Светлана Михайлова әйтүенчә, бу көнне барлыгы 25 төп нарат үсентесе утыртылган. Хөрмәтле ветеран Абделхарис ага үзе дә рәхәтләнеп студентлар янында үсентеләрне утыртырга ярдәм итеп йөреде.

«Менә берничә елдан сез утырткан үсентеләрнең ничек итеп мәһабәт нарат агачы булып үсеп китүләрен үзегез дә күрерсез әле. Балаларыгыз булгач аларга да без утырткан агачлар болар, дип әйтә алачаксыз», диде Абделхарис ага студентларга мөрәҗәгать итеп. 

Агач үсентеләрен утыртып бетергәч исә студентлар «Кадер» чишмәсе янына килделәр, остазлары һәм хөрмәтле ветеран Абделхарис Абделхак улы белән бергәләшеп фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев