Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә административ хокук бозулар буенча 11 эш каралды
Административ комиссия утырышы булды
Район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкләде.
Административ комиссия утырышына авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү һәм тәртип бозучы Кече Чынлы, Иске Чүпрәле, Шланга, Иске Чокалы һәм Борындык станцияләре гражданнары чакырылган иде. Административ тәртип бозучыларга карата төзелгән беркетмәләр буенча комиссия әгъзалары һәр эшне җентекләп өйрәнделәр һәм үз карарларын чыгардылар.
Бу юлысы да административ комиссия утырышында үз территориясеннән читтә төзелеш материаллары урнаштыру, чокырларга, посадка буйларына чүп ташлау кебек тәртип бозулар каралды.
Исегезгә төшерәбез, авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен бозган очракта беренче тапкыр штрафның минималь суммасы ике меңнән 3,5 мең сумга кадәр тәшкил итә, ә инде шул ук хокук бозу буенча тагын бер тапкыр эләксәң, штраф күләме дә икеләтә артачак. Ә авыл кешесе өчен бу сумма аз түгел. Шуңа күрә ниндидер гамәл кылганчы, бу закон кысаларыннан чыкмыймы, дип уйларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев