Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә административ комиссия утырышы булды

Үткән атнада район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышы узды.

Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды.

Утырышта административ хокук бозу буенча дүрт гражданның эшләре каралды.

Кече Чынлы һәм Яңа Ишле авылларында яшәүче физик затларга карата хуҗалыкларындагы чүп-чарны үз территорияләреннән читтә ташлау буенча протоколлар төзелгән булган. Хуҗалыгыңда җыелган чүп-чарны чүп контейнерларына ташламыйча, елга-ерынтыларга, посадкаларга ташлау исә авылны төзекләндерү законын боза. Төзелгән әлеге протоколлар буенча комиссия әгъзалары үз карарларын чыгардылар.

Әлеге утырышта, шулай ук, Иске Шәйморза авылы җирлегеннән тавыкларын урамда йөрткән гражданга карата төзелгән протокол да каралды. Әлеге эш буенча да комиссия үз карарын чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә административ хокук бозган өчен минималь штраф күләме 2 мең сумнан башлана. Әгәр бер ел эчендә мондый административ закон бозу икенче тапкыр кабатлана икән, ул вакытта инде штраф суммасы да икеләтә артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев