Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә 5437 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган
Терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру тиешле күләмдәге азык базасыннан башка мөмкин түгел.
Бүгенге көндә район буенча 5,3 мең тонна печән һәм 20 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Шартлы бер баш терлеккә 15 ц. азык берәмлеге туры килә (үткән ел әлеге чорда -16,9 ц.).
Район буенча 5437 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Бу барлык мәйданнарның - 14 %ы. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 38,1 центнерны тәшкил итә. Район хуҗалыкларында һәм җәмгыятьләрендә уңыш җыюда 83 берәмлек комбайн катнаша. Бер комбайнга уртача 477 гектар мәйдан туры килә.
Аерым алганда, “Цильна” җәмгыятендә урып-җыеласы мәйданның 40 процентында эш башкарылган, барлыгы 3942,6 тн ашлык суктырылган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш - 48,3 ц. “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятендә урып җыеласы мәйданнарның 20 процентында эш тәмамланган.
“АгроТрансПорт” җәмгыятендә, “Р.А.Бикчуров”, “Д.А.Гафуров”, “И.Ф.Мәхмүтов” крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм “Агро-Вест” җәмгыятендә дә урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
Киләсе ел уңышына әзерлек
Урып-җыю белән бер үк вакытта, район хуҗалыкларында көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләнә. Безнең зона өчен оптималь чәчү вакыты - 15 августтан 5 сентябрьгә кадәр. Район аграрийларына 9,7 мең гектар мәйданда көзге чәчү үткәрергә кирәк.
Көзге бодайның “Дарина”, “Марафон”, “Скипетр” сортлары район кырларында яхшы уңыш бирүе белән билгеле. Әлеге сортларның орлыклары күпчелек очракта “Цильна” җәмгыятеннән сатып алына.
“Чүпрәле Рассвет Агро”, “Цильна” җәмгыятьләре, “И.Ф.Мәхмүтов” крестьян-фермер хуҗалыкларында туфрак әзерләү эше яхшы оештырылган. Ашлыктан бушап калган мәйданнар шунда ук туңга сөрелә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында 44,8 мең гектар мәйдандагы җирләрне эшкәртү бурычы тора. Районда 122 берәмлек сукалау агрегаты бар. Аларның көндәлек җитештерүчәнлеге 1340 гектарны тәшкил итә.
Терлекчелек: ярты ел нәтиҗәләре
Район буенча тулаем сөт савымы 11227 тонна тәшкил итте (2022 елга карата -106% ). “Цильна” җәмгыяте сөт җитештерү ъткщн елныж шул чорындагы белән чагыштырганда 717 тоннага артык булды – 5321 тонна. Фермер хуҗалыклары на туры килгән сөт күләме - 1265 тонна.
“Молко-Чүпрәле”дә алты ай эчендә 4343 тонна сөт җитештерелгән. Анда тәүлегенә 19 тонна сөт савалар, бер сыерга 14 килограмм сөт туры килә. “Молко-Чүпрәле” май аенда Калуга өлкәсеннән 127 нәселле тана сатып алган, шуларның 27се инде бозаулаган, июльдә тагын 113 баш сатып алганнар, бүгенге көнгә барлыгы 240 тана кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев