Чүпрәле укучылары шахмат буенча ярышты
Район мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча ярыш оештырылды.
Турнирда мәктәп түгәрәкләрендә шөгыльләнүче 20 мәктәпнең иң көчле яшь шахматчылары командалары, шулай ук, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Талантлар планетасы" балалар иҗат йорты базасындагы "Шахмат" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең тагын бер командасы катнашты.
Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин яшь шахматчыларны сәламләп:
- Шахмат уйнау акылны, фикерләүне үстерә. Безнең районда шахмат яратучы балалар күп, аларны табарга һәм аларның талантларын үстерергә кирәк. Һәр мәктәптә шахмат түгәрәкләре эшләсен иде. Ә сезгә җиңүләр, уңышлар телим, - диде.
Һәр командада өчәр уенчы: ике малай һәм бер кыз бар иде. Барлык командалар 4 төркемгә бүленде. Уеннар олимпия системасы буенча уздырылды. Финалда исә 3, 2, 1 урыннар өчен көч сынаштылар.
Ярышның хөкемдары Ханбик Камалов булды.
Гомуми исәп нәтиҗәләре буенча Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы - 1нче урынны, Уби урта мәктәбе – 2нче, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы 3нче урынны яулады.
Аларга шахмат буенча район Федерациясенең Грамоталары, 1, 2, 3 дәрәҗә кубоклары, медальләре һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Шахмат буенча район ярышларының иганәчесе - шахмат буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Алексей Ярухин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев