Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы зур үзгәрешләр кичерә

Киләчәк һөнәрле белгечләр кулында

Ярты гасырдан артык тарихы булган уку йорты меңләгән кешегә һөнәри белем биргән, тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән. Оешманың бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләвен сорап аның директоры Фәнил Яфизовка мөрәҗәгать иттек.

-Фәнил Ринатович, техникумда нинди һөнәрләргә өйрәтелә?

— Безнең техникумда автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау (көндезге һәм читтән торып уку); җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (көндезге һәм читтән торып уку); авыл хуҗалыгын механизацияләү; автомобиль двигательләренә, системаларына һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау; аш-су һәм кондитерлык эше кебек һөнәрләр буенча урта звено белгечләре, шулай ук, автомеханик һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры кебек квалификацияле белгечләр дә әзерләнә.
Техникум эретеп ябыштыручы, электромонтер, «В» һәм «С» категорияле машина йөртүчеләр, В, С һәм D категорияле тракторчылар әзерләү кебек өстәмә түләүле белем дә бирә.

-Белгәнебезчә, техникумга авыллардан, чит өлкәләрдән дә килеп, укыйлар. Техникумда яшәү-торак шартлары нинди?

-Хәзерге вакытта техникумда 230 студент белем ала, шуларның 29ы Татарстан, Чувашия һәм Ульяновск өлкәсеннән килеп укый. Студентлар кайнар ризык белән тәэмин ителә. Тулай торакта яшәүче студентлар исә өч тапкыр кайнар ризык белән туклана. Студентларга дәүләт стипендия түли.

-Техникум студентлары үзләштергән белемнәре, үз проектлары белән төрле бәйгеләрдә катнаша. Шуларның нәтиҗәләрен бәян итсәгез иде.

— Безнең техникум студентлары 2023 елда «Автомногоборье», «Автосессия» бәйгеләренең республика этапларында район данын яклап чыгыш ясадылар һәм нәтиҗәләр буенча иң яхшы бишлеккә керделәр. Һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтенең зона, төбәк этапларында актив катнашалар. Мәсәлән, «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү», «Аш-су остасы эше» кебек компетенцияләрдә призлы урыннар яуладылар.

Яр Чаллы шәһәрендә «Лазер технологияләре» компетенциясе буенча 2024 елда Татарстан Республикасының «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабында безнең техникум студенты Ильяс Мәхмүтов катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул 2 нче урынны яулады. (2023 елда ул, шулай ук, әлеге чемпионатта катнашып 3 нче урынга лаек булган иде).

Техникумда Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы оештырган «Киләчәк коды» проекты да гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты -студентларга программалау телләрен өйрәнү мөмкинлеге бирү.
2023 елда әлеге проектта катнашу өчен 10 студент гариза биргән иде. Өч студент барлык керү сынауларын узып, "JAVA«программалау телләрен үзләштерү буенча белем ала. Быел заманча программалаштыруны үзләштерүне 20 студент планлаштыра, алар инде курсларга гариза бирделәр.

Бездә «Форпост» үзәге эшли, студентлар үзидарәсе, волонтерлык хәрәкәте актив гамәлгә ашырыла. Форпостчылар техникумда җәмәгать тәртибен саклауда гына түгел, районда чаралар үткәргәндә дә ярдәм итәләр. Форпостчылар район һәм республика чараларында җиңүче, «Ел казанышы-2022» һөнәри белем бирү оешмалары студентларының республика бәйгесе лауреаты исеменә лаек булганнар иде. Быел да безнең форпостчылар «Елның патриотик берләшмәсе» номинациясендә «Ел казанышлары-2023» бәйгесе лауреатлары булдылар. Бүләкләү тантанасы Казанның «Сәйдәш» мәләни үзәгендә узды.

2023 елның 19-23 ноябрендә техникум студентлары Түбән Новгородта узган «Беренчеләр командасы» Бөтенроссия бәйгесенең финалында катнаштылар.

Әлеге бәйгенең беренче этабында «Команда первых. Просто действуй» онлайн-марафоны узган иде. Анда безнең «Очаг» командасы 3 нче урынны яулап, ярымфиналга үтте. 20-22 октябрьдә «Звездный» лагеренда бәйгенең республика этабы узды, анда студентлар «Креативлык» компетенциясендә беренче урынны яуладылар һәм Түбән Новгород шәһәрендә «Беренчеләр командасы» Бөтенроссия бәйгесенең финалында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясадылар. Финалда Россиянең 45 төбәге катнашты, һәр субъекттан 5 команда иде. Бәйге чаралары «Түбән Новгород» стадионында узды.

Быел 13-19 мартта Беренчеләр хәрәкәтенең «Просто действуй» марафонының яңа этабы старт алды. Безнең техникумның «Беренчеләр энергиясе» командасы да читтә калмады, онлайн-марафонда актив катнашып, практик биремнәр нәтиҗәләре буенча федераль дәрәҗәдә топ-50 командалар исемлегенә керде.

13 студентыбыз һәркайсына 8000-әр сумлык «Транспорт гранты» конкурсында җиңүче булды.

— Студентларның хезмәт практикасы ничек уза? Алар каникулларда эшкә урнаштырылалармы? 

Студентлар 2023 елда поездларда проводниклар булып, республика лагерьларында һәм районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләделәр. Россия буйлап поездларда проводниклар сыйфатында сәяхәт иткән студентларыбызның айлык хезмәт хакы 50 мең сумны тәшкил итте. Сервис отряды студентлары исә лагерьларда ашханәдә ярдәмчеләр, яшелләндерүчеләр һәм йөк ташучылар сыйфатында эшләделәр, аларның хезмәт хакы сменага 20 мең сум тәшкил итте. Шулай ук «Алабуга Композит» заводына эшкә урнашучылар да булды, анда БПЛА җыйдылар. Гомумән алганда, җәй дәвамында студентлар отряды әгъзалары якынча 1,5 миллион сум акча эшләгәннәр. Декабрьдә Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары эшенә йомгак ясаганда безнең штаб Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары республика үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Узган ел техникум һәм Ульяновск автомобиль заводы арасында безнең студентларның УАЗ базасында производство практикасын узу турында килешү төзелгән иде. 2023 елның ноябрь-декабрь айларында, техникум студентлары заводның җыю һәм эретеп ябыштыру участокларында практика үттеләр. Иң яхшылары Рәхмәт хатлары белән билгеләнде, өчесе махсус киемнәргә лаек булды. УАЗ җитәкчелеге студентларыбызның осталыкларын һәм күнекмәләрен югары бәяләде һәм алга таба заводка эшкә урнашуны тәкъдим итте.

-Студентларыбыз төрле патриотик чараларда да активлар. 

-Уку йорты даими үзгәрешләр кичерә- техникумда быел да ремонт эшләре бара... 

— Студентларны заманча стандартларга һәм алдынгы технологияләргә, шул исәптән профессиональлек стандартларына туры китереп практик әзерләү өчен 2022 елда практик дәресләр лабораториясе (ЛПЗ) ремонтланган иде.

«Ресурс үзәкләрен булдыру» республика программасы кысаларында быел 3 нче уку корпусы төзекләндерелә. Җирләр кипкәч техникум территориясен яшелләндерү, асфальтлау, коймалау, брусчатка салу, мафлар урнаштыру, яктырту һ.б., уку җиһазлары сатып алу һәм матди техник базаны яңарту кебек эшләр дә башкарылачак. 

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев