Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Чүпрәле Рассвет Агро” һәм «Цильна» җәмгыятьләре хезмәтчәннәре чәчүгә чыктылар

Чәчү башланды. Хәерле сәгатьтә!

 “Цильна” җәмгыятендә шикәр чөгендере орлыкларын җир куенына күмдерәләр. Бу эшне Рәмис Айнуллов “Агротрон” тракторы белән башкара. Рәмис уңган механизаторларның берсе, җәмгыятьтә 30 елга якын эшли икән инде.  Аның җитәкчелегендәге техника ел әйләнәсе хезмәттә. Җәен “Беларусь” маркалы трактор белән печән чаба, аны әйләндерү, аннан соң аны җыйдырып, рулоннарга чорнату кебек эшләрне башкарса, көзен “РОПА” маркалы комбайн белән язын үзе чәчкән шикәр чөгендерен казытып ала.

Лаеклы ялда булуына карамастан, Рөстәм Хәмдиев та өйдә кала алмаган, чәчүгә чыккан. «Кылны кырыкка ярыр чак бит», ди ул.

Җәмгыятьтә барлык эшләр дә көйле, оешканлык белән бара. Эшчеләр кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ашламалар һәм техникага ягулык әллә кайчаннан кайтарып куелган. Орлыклар әзер һәм җитәрлек күләмдә.

-“Иртә язда чәчкән – откан”, ди халык. Шуны истә тотып, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбезгә таянып, басуга быел да кар китү белән үк чыктык. Башлап  уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне  тукландырдык. Инде менә чәчү кампаниясен башлап җибәрдек ,-ди җәмгыять директоры урынбасары Рәис Рәимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев