Чүпрәле районы урып-җыю буенча республикада алтынчы урында
Район хуҗалыкларында бөртеклеләрнең уңышын җыю төгәлләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Талгать Халитов белдерүенчә, районыбыз кырларында мул уңыш үстерелгән. Бүгенгә 131,6 мең тонна уңыш җыеп алынган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 43,8 центнерны тәшкил итә.
Республика буенча бу күрсәткеч — 37,6 центнер. Бөртеклеләрдән уңыш алу буенча Чүпрәле районы республика күләмендә алтынчы(!) урынны били. Иң югары уңышны «Цильна» (62,2 ц/га), «Чүпрәле Рассвет Агро» (62 ц/га) җәмгыятьләрендә җыеп алдылар. «Бикчуров Р. А.», «Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыкларында да яхшы уңыш җыелды.
«Чүпрәле Рассвет-Агро» җәмгыятендә 7246 га мәйданда рапс чәчелгән иде, аннан 21105 тонна ашлык суктырып алынган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш — 29 центнер. Көнбагыш культурасының мәйданы районда 10075 гектарны тәшкил итә.
Озакламый бу культураның уңышын җыюга да керешәчәкләр. Әлегә кырларда шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. «Цильна» җәмгыятендә, «Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 500 центнер уңыш чыга, шикәр заводларына 12000 тонна чимал озатылган.
Районда соя культурасы мәйданнары 4143 гектарны били.
Хәзерге вакытта техник культураларны урып-суктыру белән беррәттән, кукуруздан силос салу эшләре дә дәвам итә. Район буенча 1547 га мәйдандагы кукурузны силоска саласы бар, бүгенгә әлеге мәйданнарның 1052 гектары җыелган. «Цильна» җәмгыятендә −17 мең тонна, "Молко Чүпрәле«дә — 10 мең тонна, «Низамов А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында — 3 мең тонна, «Агро-Вест» җәмгыятендә 1420 тонна силос салынган. Район буенча шартлы бер баш терлеккә 31 ц ентнер азык берәмлеге туры килә. Шул ук вакытта 2370 га мәйданда кукурузны бөртеккә суктырып алу планлаштырыла.
2026 ел уңышы өчен 15675 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән, бодай — 11604 га, көзге рапс — 4071 га. Хәзерге вакытта аларны саклау чаралары күрелә. 25,8 мең гектар мәйдандагы җирләр туңга сөрелгән (планның 70%ы).
Дәвам итеп
Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Район делегациясе составында учреждениеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм яшь белгечләр дә бар иде.
Тантаналы чарада «Цильна» җәмгыяте баш агрономы Рәис Рәимов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Шулай ук, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте механизаторы Алексей Павлов һәм «Молко-Чүпрәле» җәмгыятенең ясалма орлыкландыру операторы Анастасия Михайлованыэ хезмәтләре дә билгеләп үтелде.
Алексей Павлов быелгы урып-җыю кампаниясе барышында 5620 тонна ашлык суктырган. Бу районда гына түгел, Татарстанда да иң югары нәтиҗәләрнең берсе. Анастасия Михайлова исә ике республика һөнәри конкурсында да җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев